30 апрельдә илаһи литургиядән соң епископ Мефодий Зәй шәһәренең 35нче бистәсендә Изге Макарий хөрмәтенә төзелүче чиркәү һәм керәшен үзәгендә булып, төзелеш эшләре барышы белән танышты.
Владыканы Зәй округы благочинны иерей Вячеслав атакай Федоров, Зәй округы благочинные ярдәмчесе, протоиерей Александр Расторгуев озатып йөрде.
Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының Зәй бүлегенең дини һәм рухи мәсьәләләр буенча комиссиясе рәисе Валентин Атласов православие чиркәве һәм керәшен үзәгенең төзелеш эшләренең этаплары турында сөйләде.
Очрашуны дәвам итеп төзелеш эшләренең алга таба этаплары турында фикер алыштылар
Нет комментариев