Җенси юл белән йога торган инфекцияләр турында белгеч киңәше
«Республика клиник тире-венерология диспансеры»ның медицина профилактикасы бүлеге мөдире Елена Төхвәтуллина сөйли.
– Хәзерге вакытта җенси юл белән йога торган инфекцияләр турында мәгълүмат җитәрлек. Профилактик әңгәмәләр мәктәп эскәмиясеннән башлана, әмма бер «ләкин» бар… Инфекцияләрне китереп чыгаручы микроорганизмнар да яраклаша бара. Шуңа күрә авыру еш кына яшерен формада уза, шикле симптомнар күренмәгәч, кешеләр, инфекция йогуның югары куркынычы булса да, тынычлана. Әмма инфекция организмда җимергеч эшчәнлеген башлый. Симптомнар булмау сәбәпле, җенси парт-нерлар инфекция йоктыруларын белмиләр. Өстәвенә, яшерен җенси инфекцияләр дә бар, аларга микоплазмалар, уреаплазмалар, хламидияләр, трихомонадалар керә. Ә инде авыру симптомнары сизелә башлап табибка баргач, җитди сәламәтлек проблемалары ачыклана. Аналык көпшәсендәге ялкынсыну процессы үткәрмәүчәнлегенә китерә, нәтиҗәдә күкәй күзәнәк аналык куышлыгына үтә алмый. Нәтиҗәдә баласызлык проблемасы килеп туа. Моннан тыш, йөккә узу чорында ялкынсыну процесслары еш кына бала төшүгә, аналыктан тыш йөклелеккә китерә. Ир-атларның шулай ук җенси юл белән йога торган инфекцияләрдән соң нәсел дәвамчысыз калу ихтималы зур, бу орлык чыгару юлларының үткәрмәүчәнлеге белән бәйле.
Авыру симптомнары булганда, яисә очраклы җенси мөнәсәбәтләрдән соң, мәҗбүри рәвештә инфекцияләр булу-булмавына тулы тикшерү узу бик мөһим. Үз-үзеңне дәваларга ярамый, кайвакыт бу куркыныч нәтиҗәләргә дә китерә. Кискен формадан инфекция хроник формага күчәргә мөмкин. Мәсәлән, гонорея вакытында хатын-кызларда аналык, аналык көпшәләре, күкәйлекләр, карындык, бөерләр, сидек куыгы зарарлану куркынычы бар. Ә ир-атларда орлык куыкчыклары ялкынсынуына, мәни бизе өлкәсендә ялкынсыну процессы булуга, орлыклык зарарлануы һәм гонорея артриты үсешенә китерергә мөмкин.
Җенси юл белән йога торган инфекцияләрне профилактикалау, әлбәттә, беренче чиратта тәртипсез җенси мөнәсәбәтләргә бармау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев