Энергетиклар спорт бәйрәме үткәрде
Һәр елдагыча быел да көзнең матур көнендә Зәйнең ГРЭС хезмәткәрләре, ветераннар “Алтын көз” дип исемләнгән предприятие көнен билгеләп үттеләр.
Төрле спорт ярышлары белән билгеләнүче бәйрәм 5 сентябрьдә шәһәр ипподромында узды.
Станция директоры Дмитрий Прохоров спорт бәйрәмен тантаналы төстә ачып, үзе гер күтәреп үрнәк күрсәтте. Аннан соң 57нче тапкыр уздырылучы җиңел атлетика ярышлары старт алды. Нәтиҗәдә беренче урынны 1нче казан-турбина цехы командасы яулады. Икенчедә – ЦАСУТП һәм химия цехы командасы, өченчедә – электр цехы.
Шулай ук энергетиклар иҗади бәйгедә, кулинар осталыкта, күңелле стартларда, волейбол уенында да сыналдылар.
фотолар Зәй ГРЭСыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев