Энҗе туйларын билгеләп узучы күркәм пар
Зәй районы Әхмәт авылында гомер итүче Людмила һәм Алексей Барсуковларның гаилә берлеге тарихына быел 30 ел.
Булачак ир белән хатын мәктәп елларында ук танышалар. Үсмер чактан башланган бер-берсенә тартылу, матур, ныклы мәхәббәткә әверелә.
Икесе дә районыбызның Әхмәт авылыннан булган егет белән кыз, уртак гаилә тормышы башлагач та туган авылларында төпләнеп калалар.
- Мин гаиләбездә икенче бала булып туганмын. Әти-әнием колхозчылар иде, шуңа мәктәпне тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына юл тоттым. Ә Алексей белән без балачактан диярлек бер-беребезне белешеп үстек. Балачак дуслыгы соңрак мәхәббәткә бөреләнде. Мин югары уку йортын тәмамлап, районның “Якты Йолдыз” колхозында хисапчы булып эшли башладым, ә Алексей армия хезмәтен тутырып кайтып, машина йөртүче хезмәтендә иде. Инде шактый сыналган мәхәббәтебезне гаилә уртак тормышына бәйләргә карар иттек. Менә инде 30 ел вакыт узып та киткән. Без бер-березне сайлап гаилә коруыбызга бер генә көн дә үкенмәдек. Гаилә тормышында бераз үпкәләшүләр булса да, мин үзем озак сөйләшмичә тора алмыйм һәм менә шушы сыйфатым иремә дә үпкә тотарга ирек бирми. Нәтиҗәдә чөкердәшеп, ике кыз, бер ул тәрбияләп үстердек, - дип елмая Людмила Николаевна.
Аның сүзләрен куәтләп, Алексей Анатольевич та уртак тормышта бер-береңне аңлашып яшәргә өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклады.

- Гаилә тормышын алып бару икең бер максатта булганда гына җиңел, тормыш йөген бер тәртә арасына кереп тартуның үз авырлыклары да, үз рәхәте дә бар аның. Шулай булганда гына яшәү тәмен тоярга мөмкин, - дип өстәде ул.
Гаилә башлыгы Алексей Анатольевич үзенең хезмәт эшчәнлеген туган авылына багышлаган, бүгенге көндә дә “Агрокөч” ҖЧҖендә машина йөртүче булып эшли. Ул кече яшьтән техникага тартылучан була, шуңа да һөнәр сайлауны да тиз хәл итә.
Ә Людмила Николаевна югары белем алуга районының “Якты Йолдыз” колхозында хисапчы булып эшли башлый, ә 2000 елдан җирле үзидарә органнарында хезмәткә алына. Бүгенге көндә ул җирлек башлыгы вазифасын башкара, район Советы депутаты. Аңа тырыш хезмәтен бәяләп республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты тапшырылган. Хезмәте бик җаваплы булса да ул төрле иҗади бәйгеләрдә катнашу өчен дә вакыт таба, үзе язган шигырьләрен укый, матур җырлый.

"Бәхетле һәм нык гаилә - ул бер-береңә кайгыртучанлык күрсәтү, анда мәхәббәт, хөрмәт һәм җаваплылык мөнәсәбәтләрнең нигезен тәшкил итә», - диләр ир белән хатын.
Тормыш коргач та яшь гаилә башта ирнең төп нигезендә яши. Ә бер елдан соң аларга колхоз төзелеп бетмәгән йорт бирә. Барсуковлар аны ныклы нигез итеп җиткереп, бүгенге көндә дә шунда тату гомер кичерәләр.
Алексей Анатольевич та, Людмила Николаевна да районыбызның хөрмәтле кешеләре. Барсуковлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер ике оныклары әби белән бабайның иң зур куанычы.

Бу гаилә тырыш хезмәт, игелекле гамәлләр кылып, башкаларга игътибарлы булып яши, аларга авылдашлары тирән хөрмәт белән карый. Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне уңаеннан район күләмендә уздырылган бәйрәм чарасында аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев