Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эмиль Галеев: “Хезмәт куркынычсызлыгы - район икътисади үсешенең бер өлеше”

Узган ел районда производствода өч бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Ике кеше авыр җәрәхәтләр алган һәм бер бәхетсезлек очрагы үлем белән тәмамланган. Бу хакта хезмәтне саклау буенча координация советы утырышында хәбәр ителде.

- Производствода бәхетсезлек очракларының сәбәбе - хезмәтне саклау таләпләрен бозу, төзек булмаган җиһазларны эксплуатацияләү һәм производствоны тиешле дәрәҗәдә оештырмау, шулай ук хезмәткәрләрнең шәхси саклану чараларын кулланмавы, - дип билгеләп үтте чыгышында  координация советы рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев.

Утырыш барышында  ГРЭС, “Зәй шикәре” АҖ һәм “Техно” заводында хезмәтне саклау  буенча эшнең аерылып торуы ассызыкланды һәм киләсе утырышларны күчмә форматта әлеге предприятиеләрдә оештырырга планлаштырдылар. 

Хезмәтне саклау буенча координация советының 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2023 елга эш планын раслау буенча башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ренат Хаҗипов чыгыш ясады.

Район оешма-предприятиеләрендә хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау торышына даими мониторинг үткәрелә. Хезмәтне саклау буенча координация советының эше контроль һәм күзәтчелек органнары, көч структуралары, прокуратура, профсоюз оешмалары, мәшгульлек үзәге, шулай ук хезмәтне саклау мәсьәләләрен алып баручы җаваплы хезмәткәрләр белән тыгыз бәйләнештә оештырылган.

- 2022 елда районда производствода өч бәхетсезлек очрагы теркәлде. Бер төзелеш товарлары сатучы кибеттә линолеум үлчәгәндә йөк төяүчегә линолеум рулоны төшеп, имгәнү алды. Бер скважинада  бураулаучы эш вакытында аңын югалта һәм ул дәваханәгә барганчы һәлак булды. Ә бер предприятиедә эш машинасы янды.  Травматизм фактларын тикшерү күрсәткәнчә, производствода бәхетсезлек очракларының сәбәпләре: зыян күрүчеләрнең игътибарсызлыгы һәм саксызлыгы, куркынычсызлык таләпләрен бозу, хезмәткәрләрнең шәхси саклану чараларын кулланмавы, төзек булмаган җиһазларны эксплуатацияләү. Производстводагы травматизм, бәхетсезлек очрагына китергән сәбәпләр хезмәтне саклау буенча координация советының даими контролендә тора, - диде Ренат Миратович.
Ел дәвамында хезмәт һәм җитештерү культурасы куркынычсызлыгын арттыру, бәхетсезлек очракларын, травматизмны һәм һөнәри авыруларны кисәтү максатыннан предприятие-оешмаларда, учреждениеләрдә төрле чаралар уздырыла. 

-ГРЭСта хезмәтне саклау, эш урыннарының тиешле таләпләргә җавап бирүенә  җитди игътибар бирелә,  хезмәтне саклау буенча махсус комитет эшли. Һәр айның өченче чәршәмбесендә “Хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы көннәре” үткәрелә, аларда станциянең  төп 14 бүлекчәсе һәм 5 подрядчы оешма катнаша, - диде чыгышында станциянең хезмәтне саклау буенча белгече Наталья Шипкова. 
Производство персоналының хезмәт дисциплинасын һәм җаваплылыгын арттыру максатында  эш урыннарын әзерләү һәм персоналның эшкә керү вакытына видеорегистрация системасы кертелгән.

ГРЭСта шулай ук хезмәтне саклау буенча вәкаләтле 37 вәкил эшли, алар ай саен хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы көннәрендә катнашалар. Хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкилләр тарафыннан узган ел 1472 күрсәтмә бирелгән, алар буенча тиешле чаралар күрелгән. 

 “2022 елда станциядә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга – 1 млн,  хезмәтне саклау чараларына 16 млн сумнан артык чыгым тотылды”, - ди Наталья Александровна.
Шикәр заводында хезмәтне саклау буенча күрелүче чаралар белән хезмәтне саклау буенча белгеч Александр Зыков таныштырды.

Заводта хезмәтне саклау буенча  комиссия эшли. Ел дәвамында график буенча заводның барлык бүлекчәләре тикшерелә. Хокук бозган гаепле затлар дисциплинар җаваплылыкка тартыла. Шулай ук тикшерү нәтиҗәләре буенча бүлек җитәкчесенә ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча күрсәтмәләр бирелә.  Хезмәтне саклау юнәлешендә мөһим фактор булып «Сакчыл җитештерү» системасы тора.

“Предприятиедә хезмәтне саклау белән идарә итүнең төп элементларының берсе - эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләү. Зарарлы җитештерү факторлары шартларында эшләүчеләргә өстәмә түләү һәм ял көннәре каралган, аттестация карталары буенча махсус туклану (сөт) бирелә. Заводта ел саен хезмәтне саклау буенча килешү төзелә. 2022 елда хезмәтне саклау чараларына 15 млн 586 мең 201 сум акча тотылды”, - ди Александр Геннадьевич.

-Кеше тормышы - иң кыйммәтле әйбер.  Безнең предприятиедә хезмәтне саклау юнәлешендә  төп максатыбыз – “Травмаларсыз эш” күрсәткечләренә ирешү.  Моның өчен махсус программа эшләнде, - ди “Техно” заводының хезмәтне саклау инженеры Валентина Касьянова. 

“Техно” заводында "Куркынычсызлык минутлары” программасы кысаларында эш көне башында иминлек турында кыскача әңгәмә үткәрелә, хезмәткәрләргә производствода һәм өйдә иминлекне тәэмин итү турында искәртелә. Агымдагы елда хезмәт саклау буенча чараларга 4,5 млн сума акча тотырга планлаштыралар.  

Утырышка йомгак ясап, Эмиль Галеев яз башында башланачак төзелеш сезоны турында искә төшерде. Барлык төзелеш мәйданчыкларында да эш хезмәтне саклау нормаларын үтәүгә нигезләнгән.

- Хезмәт куркынычсызлыгы - район икътисади үсешенең бер өлеше. Әмма шуны истә тотарга кирәк: югары җитештерүчәнлек өчен уңайлы гына түгел, куркынычсыз эш шартлары да кирәк. Без хезмәткәрләребез тормышы өчен җаваплы, - диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев