Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Эмиль Галеев: “Сайлауларга гаилә белән йөрү бездә бер матур традициягә әйләнде”

Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев Россия Президентын сайлауга тормыш иптәше Ксения һәм уллары Кирилл, Васил белән килде.

 

Бүген  район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев Россия Президентын сайлауда 6нчы мәктәптә урнашкан 1446нчы сайлау участогында тавыш бирде.

- Без кечкенә чакта сайлауларга бөтен гаиләбез белән йөрдек. Әти-әнием мине һәрчак сайлауларга үзләре белән ала һәм бу минем өчен бер бәйрәм була иде. Бу традицияне хәзер балаларыбызга җиткерәбез. Бүген без Россиянең киләчәге өчен тавыш бирәбез. Без үз илебезнең патриотлары һәм, әлбәттә, сайлауларда Россия Федерациясенең һәр гражданы кебек бик теләп катнашабыз, - ди Эмиль Эдуардович.

Бу көнне сайлаучылар өчен 6нчы мәктәпнең талантлы укучылары, «Каприз» хореография ансамбле һәм башкалар чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев