Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эмиль Галеев: “Районда күләмле төзү-төзекләндерү эшләре бара”

Бүгенге көндә шәһәр-районда ишегалды территорияләрен төзекләндерү, күпфатирлы йортларны ремонтлау, социаль объектлар төзелеше буенча эшләр тулы куәткә бара.

Эшләрнең үтәлеше һәм сыйфаты район җитәкчелеге контролендә тора.  Нинди эшләр башкарылачагы һәм бүген аларның торышы турында сөйләвен сорап, без район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеевка мөрәҗәгать иттек.

-Эмиль Эдуардович,  газета укучыларыбызны районда әлеге программа буенча башкарылучы эшләр белән таныштырып китик әле... 

-“Безнең ишегалды” программасына Россиядә тиң программалар юк. Без программаны гамәлгә керткән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле. “Безнең ишегалды” программасы 2024 елга кадәр озайтылды. 2020 елдан программа буенча эш башланып, Зәйдә 133 ишегалды төзекләндерелде. Болар өчен республика бюджетыннан ярты миллиард сумга якын акча тотылды. 2020 елда - 45, 2021дә – 35, 2022 елда 53 йорт ишегалдын тәртипкә китердек. Агымдагы елда 19 йорт ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Ни өчен бу сан кимүгә бара? Хәзер аңлатам. Быел без бу программа буенча эшне төгәлләргә уйлаган идек. Әмма мәсьәләне анализлап, кайбер йорт ишегалларында юлларның гарантиядә булуын исәпкә алып, аларда “Безнең ишегалды” программасы буенча эш башлаганда яктылык һәм кече архитектура элементлары гына кую дөрес булмый дип уйладык. Кайбер ишегаллары юлларының быел сентябрь аенда гарантия срогы бетә. Ә киләсе елда без әлеге ишегалларында комплекслы төзекләндерү эшләре үткәрә алачакбыз. Бер үк вакытта юллар да төзекләндереләчәк, тротуарлар да салыначак, уен мәйданчыклары да яңарачак. Безнең тагын төзекләндерәсе 25ләп ишегады калды. Киләсе елда программа буенча районда калган барлык ишегалларын тулысынча тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп төзекләндереп бетерү бурычын куябыз. 

-Эшләр кайчан тәмамланачак?

-Шәһәр-районда алып  барылучы барлык төзү-төзекләндерү эшләрен 1 августка төгәлләү бурычы тора. Ишегалларында төзекләндерү эшләрен берничә подрядчы оешма алып бара. Ни өчен 1 августка? Балаларга каникулларының соңгы бер аен шушы төзекләндерелгән яңа мәйданчыкларда уздыру мөмкинлеге бар. Һәр ишегалды индивидуаль. Иминлек,  матурлык, әлбәттә, алгы планда тора.

-Күпфатирлы йортларны ремонтлау программасына быел районда кайсы йортлар кергән?

-Быел шәһәрдә 17 күпфатирлы йортка ремонт ясалачак. Планлаштырылган эшләр йортларның фасадын, түбәсен, канализация, җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен, подъездларны төзекләндерүне үз эченә ала. 12 йортта түбә ябылачак, Яңа шәһәрдә 1/08 йортында лифт алыштырылачак.
Быелгы исемлеккә Җиңү проспекты, 1/08, 1/10, 1/18 йортлары; Тавлин урамы, 26, 30нчы йортлар; Төзүчеләр урамы, 9, 11нче йортлар; Энергетиклар урамы, 6, 7нче йортлар; Яшьлек урамы, 5, 7а йортлары; Комсомол урамы, 63, 67а йортлары; Казан урамы, 4нче йорт; Жуков урамы, 3нче йорт; Рәфыйков урамы, 10а йорты; Ленин урамы, 1а йорты кергән. 

Шунысын да әйтик, Җиңү проспекты, 1/08, 1/10 йортлары һәм Энергетиклар урамының 6, 7нче йортларында комплекслы капиталь ремонт белән бергә “Безнең ишегалды” программасы буенча ишегалды территориясен төзекләндерү дә планлаштырыла.

-Шәһәрдә бассейн төзү хәбәрен зәйлеләр сөенеп кабул итте. Бүгенге көндә биредә эшләр нинди стадиядә? 

-Узган ел Зәй өчен юбилей елы булды - шәһәребезгә 370 ел тулды. Шул уңайдан яңа бассейн - Рәисебез Рөстәм Миңнехановның зәйлеләргә бүләге. Узган ел без биредә төзекләндерү эшләрен башладык, агымдагы елда 1 августка бассейнны файдалануга тапшыру бурычы тора.

Зәйлеләрнең  заманча шартларда спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булачак.  Яңа шәһәрдәге бассейнга йөкләнеш зур. Безнең өчен бу бассейнда кечкенә балаларга йөзү урыны булмау зур проблема иде. Яңа бассейнда  шундый ике чаша булачак. Берсе – кечкенә балалар өчен, икенчесе зуры - 25 метр озынлыкта алты юл белән өлкәнрәкләр өчен. Биредә бар да заманча эшләнәчәк: җылы идәннәр, душ бүлмәләре, интерьер, фасад... Бассейн төзелеше техник яктан катлаулы дип бәяләнә. Төзелеш эшләрен алып баручы “Фортекс” оешмасы бу эштә тәҗрибәле. 

Яңа бассейнда ярышлар да узачак, халык өчен дә коену мөмкин булачак. Яңа шәһәрдәге бассейн да эшләячәк. Бу шәһәрдә спортны алга этәрүдә мөһим этәргеч булачак.

 -Мәгариф линиясе буенча нинди  эшләр планлаштырылган?

-Мәгариф учреждениеләреннән ике мәктәптә тулысынча азык-төлек блоклары ремонтланачак. Болар – шәһәрнең 2нче  һәм Югары Шепкә мәктәпләре. Шулай ук быел татар гимназиясендә масштаблы ремонт эшләре башкарыла. Район башлыгы Разиф Кәримов  ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршында татар телен һәм  республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка Зәйдә татар гимназиясен төзекләндерү мәсьәләсе белән чыкты. Марат Готович Рәисебез Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшеп,  бу проект хуплау тапты. Моның өчен без аларга бик рәхмәтле.   Татар гимназиясе яңа заманча төсмер алачак. Аерым колорит, стена, обойлар, ишекләр бер төстә булачак. Шулай ук укучыларның гимназиягә хас бердәм  формасын булдыру турында уйланыла. Һәр вак детальгә кадәр шәһәр төзелеше советы утырышында  хәл ителә. 

-Сәламәтлек саклау һәм башка тармаклар буенча нинди төзү-төзекләндерү эшләре башкарыла?

- Быел җиде фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Сарсаз-Баграж авылында яңа ФАП төзеләчәк. Ремонт эшләре  Дүрт-Мунча, Кабан-Бастрык, Сармашбаш, Сәрәпәле, Урта Баграж, Югары Пәнәче, Иске Тәкмәк пунктларында булачак. Авыл җирлекләрендәге бу ФАПлар күптәннән төзелгән, ремонт таләп ителә иде инде. Яңартылган биналарда сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге артачак.

Кадер авылында авыл җирлеге Советы бинасын төзү эшләре 80 процентта башкарылды. Шулай ук күпфункцияле үзәк, “Радость” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә тиешле таләпләргә туры китерелеп төзекләндерү эшләре үткәрелде. Хәрби комиссариат бинасын ремонтлау планда тора. Барлык эшләр дә федераль, республика программалары буенча башкарыла.

-“Яшьләр” паркы турында да әйтеп китсәгез иде...

-“Яшьләр” паркы өч этапта реконструкцияләнәчәк. Узган ел “Кече шәһәрләр” федераль бәйгесендә безнең парк җиңү яулады. Федераль бюджеттан  парк төзелешенә - 80 миллион, республика бюджетыннан 20 миллион сум акча бүленде. “Яшьләр” паркын зәйлеләр тарафыннан хупланган бик мөһим объект дип саныйм, анда өлкәннәр дә, балалар да буш вакытларын кызыклы, файдалы үткәрә алачак. Элек биредә буш кыр иде, ә проект буенча иң беренче чиратта яшьләр һәм балалар өчен инфраструктура барлыкка килә. 

 Хәзер икенче этапта эшләр башкарыла: демонтаж, иске плитәләрне, эскәмияләрне алу эшләре бара. Проектлаганда яшеллек зонасын саклау бурычы куелды, биредәге агачлар киселмәячәк.  Эшләрне “Стройжилсервис” оешмасы башкара. Эш күләме зур.  Икенче этапта  спорт объектлары - баскетбол мәйданчыгы, балалар уен элементлары өстәләчәк, яктылык алыштырылачак, юл, брусчатка салыначак, эскәмияләр куелып, ял зонасы эшләнәчәк.  Боз сарае белән чиркәү арасында скейтбордларда, велосипедларда йөрү өчен парк булачак. Яшьләр өчен заманча парк булачак бу.  
Кабатлап әйтәм, барлык төзү-төзекләндерү эшләрен 1 августка төгәлләү бурычы куела.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев