Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эмиль Галеев: «Профилактика — мөһим чара»

Район юлларында сигез айда 24 юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр җәрәхәтләнгән.

Зәйдә район башкарма комитеты каршында эшләүче юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында юллардагы соңгы вакыттагы хәлнең торышы, иминлекне булдыру өчен мөһим чаралар турында сөйләштеләр.

Фикер алышуларны башлап комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев юлларда килеп туган гадәттән тыш хәл, моның өчен җаваплы булган һәр субъектның кайдадыр хилафлык җибәрү нәтиҗәсе, без куркыныч булган урыннар турында алдак ук белеп, аларны җайга салырга, имин итәргә тиеш, диде.

Район юлларында агымдагы елның 8 аенда килеп туган һәлакәтләр, проблемалы мәсьәләләр турында юл иминлеге сагы бүлеге җитәкчесе Рамил Гарифуллин бәян итте.

— Бу ел дәвамында безнең юл инспекторлары тарафыннан район территориясендә 972 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларның 24ендә кешеләр тән җәрәхәте алу очраклары билгеле. Аварияләрдә 3 кеше үлде, 27 кеше җәрәхәтләнде. Яраланучыларның 6сы җәяүлеләр, үлүчеләрнең берсе җәяүле. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда район юлларындагы аварияләрдә яраланучылар һәм үлем очрагы берәргә артыграк, — дип борчылып сөйләде ул.

Юл һәлакәтләренең 5се балигъ булмаганнар катнашында килеп чыккан. Ике очрак җәяүле балаларны бәрдерү белән бәйле. Мәсәлән, 7 августта булган юл һәлакәтендә көйләнми торган җәяүле юлыннан чыкканда ВАЗ 2101 машинасы йөртүчесе 2014 елгы баланы бәрдерә. Ә 29 августа Хундай машинасы йөртүчесе каршына туктап торган транспорт чарасы артыннан 2013 елгы бала йөгереп чыга. 2 сентябрь көнне исә политехник колледж студенты пикбайк (кеченә мотоцикл) белән хәрәкәт иткәндә идарә итүдә контрольне югалтып юл читенә тәгәри. Өч очракта да балигъ булмаганнар тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылалар.

— Беренче очракта ВАЗ 2101 машинасы йөртүчесе игътибарсызлыгы, җәяүлегә юл бирү кагыйдәсен бозуы нәтиҗәсендә балага зыян сала. Шуңа да юлларда, бигрәк тә шәһәр эчендә бик сак хәрәкәт итү кирәк. Икенче очракта туктап торган транспорт чарасы артыннан йөгереп чыккан балага, күрәсез юл кагыйдәләрен тиешле дәрәҗәдә аңлатып җиткерү җитмәгән. Ә пикбайкта хәрәкәт итүче үсмернең беренчедән йөртү хокукы булмавы, икенчедән уку йортында дәресләр вакытында нәрсә эшләп йөрүе сорау астында тора. Боларның барысы өчен дә без өлкәннәр җаваплы, димәк белем йортларында кагыйдәләрне аңлату җитенкерәми, өйдә ата-аналарның балаларга карата иминлек турында искәртүе, кайда йөрүләрен белмәүләре дә аяныч нәтиҗәләргә китерә. Без юкка гына тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларның киемдә, букчаларда булуына басым ясамыйбыз. Бу машина йөртүченең җәяүлене абайлавы өчен бик мөһим. Хәзер хөкүмәт тарафыннан китбетләрдәге азык-төлек пакетларына да яктылыкны кире кайтаручы элементлар куеп чыгару турында сүз бара. Димәк, иминлекне нинди мөмкин чаралар кулланып була шулай тәэмин итәргә кирәк, — диде Эмиль Эдуардович.

Ул шулай ук юл кагыйдәләрен искәртү буенча үткәрелүче чараларның үтемлерәк форма, алымнары турында да уйларга, балалар-яшүсмерләр аңына барып җитәрлек итеп оештырырга кушты.

Фикер алышулар барышында шәһәр юлларының төзеклеге буенча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наталья Павлова, мәктәп автобусларының имин йөрешен тәэмин итү турында «Авторитет транспорт компаниясе» ҖЧШ җитәкчесе Александр Басыров, мәдәният чараларына балаларны автобусларда йөртү хакында мәдәният идарәсе башлыгы Әлфия Вәлиуллина хисап тоттылар. 7нче мәктәптә яшь юл инспекторлары отряды эшчәнлеге хакында директор Игорь Биканов сөйләде. Авыл җирендә юл куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешенә Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин тукталды. Шулай ук, киңәшмәдә җиткерелгән һәр теләк, сорау исәпкә алынып, аларны якын көннәрдә карап, хәл итү бурычы куелды.

Җәяүлеләр зыян күрү:

2022 ел: 5 очрак, 5 кеше яраланган (2 бала)
2023 ел: 7 очрак,1 кеше үлгән, 6 кеше яраланган (3 бала)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев