Эмиль Галеев: «Яңа ел каникуллары имин узсын»
20 декабрьдә хакимият бинасында район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча комиссияләрнең уртак утырышы узды.
Утырышта көн кадагында Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, кар чистарту, чүп чыгару, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм балалар иминлеге мәсьәләләре каралды.
«Кышын руль артында аеруча игътибарлы булырга кирәк»
Утырышта ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин 2023 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча юллардагы вазгыять һәм райондагы аварияләр турында хәбәр итте. Район территориясендә бу чорда 366 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 4 кеше һәлак булган һәм 35 кеше тән җәрәхәтләре алган. 16 яшькәчә балалар катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, 6 бала зыян күргән. Аварияләргә, бигрәк тә кышкы чорда, юлларның канәгатьләнерлек булмаган торышы йогынты ясый. Урам-юл челтәренең җитешсезлекләре белән бәйле 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 1 кеше яраланган.
— Яңа ел алдыннан һәм бәйрәм көннәрендә балаларны төрле тамашаларга һәм "Чыршы бәйрәм"нәренә йөртәләр. Бу сәяхәтләр балалар өчен кызыклы гына түгел, куркынычсыз да булсын өчен, автоинспекторлар балалар төркемнәрен йөртүдә таләпләрне төгәл үтәү кирәклеген искәртә. Кышын транспорт белән идарә итү башка вакытка караганда күбрәк игътибар таләп итә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез, куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле маневрларны ясамагыз. Хәрәкәт тизлеге конкрет һава торышы һәм юл шартларына туры килергә тиеш. Кечкенә генә хата да фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, — диде Рамил Гарифуллин.

Фейерверклар тыела
25 декабрьдән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр районда янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда II һәм III куркыныч класслы фейерверклар куллану тыела. Әмма шәһәрдә пиротехника сатучы кибетләр саны артты. Район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов сүзләренчә, пиротехниканы сигез сәүдә ноктасында сатып алырга мөмкин. Пиротехник эшләнмәләрне махсус мәйданчыкларда гына кулланырга рөхсәт ителә. Узган ел шәһәрдә шундый 4 мәйданчык булган, авыл җирлекләрендә дә халыкка хәбәр итәргә кирәк булган махсус урыннар бар.
— Авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, хәтта явым-төшем вакытында да гидрантларны кардан чистартырга кирәклеген искәртәсем килә, — диде Андрей Кириллов.
Эмиль Эдуардович юл хезмәтләре җитәкчеләренә юлларны тиешле тәртиптә тоту кирәклеген искәртте.
— Ноябрь һәм декабрь безне көчле салкыннар, мул кар яву һәм җылылык белән сынады. Яңа ел бәйрәмнәрендә һава торышы фаразлары буенча явым-төшемнәр көтелә. Безнең бурыч — куркынычсыз һәм өзлексез юл хәрәкәтен тәэмин итү. Бозлавыкка каршы материаллар җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Балалар чараларга чыкканда автобусларның техник торышын даими рәвештә контрольдә тотарга кирәк. Шулай ук яз көне шәһәрнең төрле почмакларында чүплекләр калкып чыкмасын өчен күпфатирлы йортларның ишегалларында чүпне сыйфатлы җыештыруны оештыру мөһим, — дип билгеләп үтте Эмиль Галеев.
Дәваханә бәйрәм көннәрендә дә эшләячәк
Халыкка ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен Яңа ел бәйрәмнәрендә тәүлек әйләнәсе дүрт күчмә бригада эшләячәк. Шулай ук дәваханәнең авыруларны кабул итү бүлегендә табиблар тәүлек әйләнәсе кизү тора.
Баш табиб Айдар Фатыйхов билгеләп үткәнчә, ашыгыч ярдәм күрсәтү кирәк булганда, дәваханә барлык кирәкле дарулар һәм медицина препаратлары белән тәэмин ителгән. Ул хәзерге вакытта кискен респиратор вируслы инфекцияләр арту сәбәпле, аеруча саклык чакларын күрергә кирәклеген искәртте.
-Яңа ел каникуллары вакытында ФАПлар, стоматология бүлеге, поликлиника 3 — 6 гыйнварда эшләячәк, — диде чыгышында Айдар Мөхәммәтнурович.

Утырыш барышында Эмиль Галеев быел Яңа ел салюты булмаячагы турында хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев