Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Эмиль Галеев: “Әти-әниләрдән килгән традиция буенча сайлауларга гаилә белән киләбез”

Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев республика Рәисе, җирле депутатка тавыш бирү өчен сайлау участогына тормыш иптәше Ксения һәм кечкенә улы Кирилл, кызы Алина белән килде.

Алар гадәттәгечә  6нчы мәктәптә урнашкан 1446нчы сайлау участогында тавыш бирде.
- Без кечкенә чакта сайлауларга бөтен гаиләбез белән йөрдек. Әти-әнием мине һәрчак сайлауларга үзләре белән ала һәм бу минем өчен бер бәйрәм була иде. Бу традицияне хәзер балаларыбызга җиткерәбез. Без үз туган җиребезнең  патриотлары һәм, әлбәттә, аның чәчәк атуы безнең өчен бик мөһим, - ди Эмиль Эдуардович.
Бу көнне сайлаучылар өчен 6нчы мәктәпнең талантлы укучылары, «Каприз» хореография ансамбле һәм башкалар чыгыш ясады.
Бирегә шулай гаиләләре белән килүчеләр дә, тәүге тапкыр сайлауларда катнашучылар да шактый булды.
Мәсәлән, политехник көллият студентлары Айдар Әүхәдиев белән Кирилл Стекольников гражданлык бурычын беренче тапкыр үтәгәннәр.
-Бераз дулкынландыргыч мизгелләр кичердек, чөнки киләчәгебез өчен үз тавышыбызны бирдек, - диләр егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев