Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эльвира Милочкина: «Дистанцион рәвештә сатып алынган товарларга карата кагыйдәләр гадәттәгедән аерыла»

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренә бер кеше консультация сорап мөрәҗәгать иткән.

Ул телевизордан рекламадан портатив җылыткыч күреп, товарга почта аша заказ биргән. Җылыткычны почта аша алгач, аның бик кечкенә һәм кирәкле мәйданны җылыта алмаячагын аңлаган. Кулланучы хәбәр итмичә генә товарны кире сатучыга җибәргән. Ул дөрес һәм закон нигезендә эш иткәнме?

Онлайн ваклап сату – ул шәхси файдалану өчен теләсә нинди товарны интернет аша дистанцион сату.  Товарларны дистанцион рәвештә сату хокукый нормалар һәм Россия законнары белән җайга салына. Техник яктан катлаулы товарларны дистанцион ысул белән сатып алганда еш кына кулланучының заказ бирелгән товардан баш тарту һәм түләгән сумманы кире кайтару теләге туа, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина.

Мондый очракларда сатучы һәм кулланучы арасында бәхәсләр еш очрый. Сатучы техник яктан катлаулы сыйфатлы товарны алыштырып яки кире кайтарып булмый дип белдерә. Тик дистанцион рәвештә сатып алынган товарларга карата кагыйдәләр гадәттәгедән аерыла.

Товар төре, куллану үзенчәлекләре, шулай ук әлеге товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ сакланган очракта, сыйфатлы товарны кире кайтарырга мөмкин. Әгәр мондый документ юк икән, сез әлеге сатучыдан товар сатып алу турында башка дәлилләргә (интернет-кибетнең шәхси кабинеты скриншоты, электрон почта яки СМС аша сатып алу турында хәбәр) сылтама ясый аласыз. Әгәр интернет-кибеттәге товар сезгә китерелгәннән аерылып торса, бу шулай ук аны сатучыга кире кайтару һәм акча алу өчен сәбәп булырга мөмкин. Товардан баш тарткан очракта, сатучы килешү буенча түләнгән акчаны, сатучының кире кайтарылган товарны кулланучыдан китерүгә киткән чыгымнарыннан тыш, кулланучы тиешле таләпне куйган көннән ун көннән дә соңга калмыйча кире кайтарырга тиеш.

-Югарыда әйтелгәннәргә бәйле рәвештә, кулланучы барысын да закон нигезендә эшләгән. Ләкин тагын бер нәрсә бар – кулланучы җылыткычны кире кайтарырга һәм сарыф ителгән акчаны алырга теләсә, язма рәвештә гариза язарга һәм аны сатучыга җибәрергә тиеш була. Сатучы кулланучы өчен уңай карар кабул итсә, бу очракта гына товар сатучыга җибәрелә. Кабул ителгән карар турында кулланучы язмача җавап яки телефон аша хәбәрдар булырга тиеш. Әгәр сатып алучының гозере кире кагылса яисә аның гаризасы игътибарсыз калса, ул компетентлы органнарга мөрәҗәгать итә ала, - ди Эльвира Милочкина.

Фото "Татар-информ"нан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев