Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эльмира Хуҗина: “Районда сайлау участоклары тавыш бирүләр үткәрергә әзер”

Бу атнаның якшәмбесе - 8 сентябрьдә VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар уза. Зәй районында инде барлык 61 сайлау участогы да тулы әзерлектә.

Бу хакта тулырак территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльмира Хуҗина сөйли:
- Билгеле булганча, без 8 сентябрьдә бердәм рәвештә сайлауларда катнашып, гражданлык бурычыбызны үтәргә җыенабыз. Зәй районында сайлаулар бер көндә – 8 сентябрьдә иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр үткәреләчәк. Бу көнне шәһәрдә – 20, район авылларында – 41 сайлау участогы ишекләре ачык була. Алар барысы да мәктәп, мәдәният йорты, спорт учреждениеләре биналарында беренче катта, кешеләргә уңайлы урыннарда урнаштырылган. Һәр сайлаучыга икешәр бюллетень бирелә. Берсендә партияләр, икенчесендә бермандатлы округтан кандидатлар тәкъдим ителә. Район авылларында безнең 9 меңнән артык, ә шәһәрдә 28  мең ярымнан артык сайлау яшендәге кеше исәпләнә. Шулардан авылларда беренче мәртәбә сайлауларда катнашучылар – 56, ә шәһәрдә 100дән артык. Сайлау участокларында яшь сайлаучыларга һәм  беренче булып килеп сайлаганнарга истәлекле бүләкләр тапшыру каралган. Ә инде сайлау көнне үзе беркетелгән участокка килә алмаучылар махсус гариза язып, кайда сайлый алалар шунда беркетелә алалар. Өйдән чыга алмаучылар яки дәваханәдә ятучылар сайлау участокларына шалтыратып яки күршеләре аша, бу хакта хәбәр итәргә хокуклы. Андый сайлаучылар янына көндезге сәгать 2дән соң махсус комиссия әгъзалары өйләренә бара. Ә үзәк дәваханәгә 4нче мәктәптә урнашкан сайлау комиссиясе әгъзалары керә. Шул рәвешле, һәркемгә сайлауларда катнашу, үз тавышын бирү өчен барлык шартлар тудырыла.   Безнең   барлык сайлау участоклары закон таләпләренә тәңгәлләштереп җиһазландырылган. Партияләрдән күзәтүчеләр эшләячәк. Сайлаулар вакытында тәртип сагы органы хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм, медицина белгечләре кизү тора, участокларда сәүдә нокталары эшләвен оештыру күздә тотыла.  Без инде гражданнарга сайлауларга чакырулар тараттык. Әгәрдә кем дә булса үз сайлау участогы турында нинди дә булса сәбәп белән белми калса, кайсы адреста яшәүчеләрнең кайда килеп сайлый алулары турында Зәй муниципаль районы  рәсми сайтына кереп карый ала. Сайлауларга кагылышлы сораулар белән дә сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.    
Барлык зәйлеләрне актив төстә сайлау участокларына килеп үз тавышларын бирергә чакырабыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев