Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Елена Куликова: “Һәр гаиләнең үз архивы бар”

Архивлар көне илебездә ел саен 10 мартта билгеләп үтелә.

Петр I реформалары Россия халыкларының тарихи-мәдәни мирасын буыннарга җиткерергә тиешле Россия Дәүләт архив хезмәте эшчәнлеген башлап җибәрә. Архивларда Россиянең Дәүләт суверенитетын һәм милли иминлеген, аның тышкы сәяси эшчәнлеген, барлык дәүләт структураларының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү, илебез фәнен һәм мәдәниятен үстерү өчен кирәкле белешмәләр бар.

Архив яки архив документлары өзлексез һәм ныклап тулыландырыла. Алар җәмгыятьнең матди һәм рухи тормышын чагылдыралар, бәяләп бетергесез тарихи, фәнни, социаль, сәяси, икътисади һәм мәдәни әһәмияткә ия. Россия Федерациясе Архив фондында төрле «йөртүчеләрдә» 500 миллионнан артык саклау берәмлеге исәпләнә, аларның иң борынгылары XI гасырга карый. Архив документлары урнашкан киштәләрнең якынча озынлыгы 8,5 мең километр тәшкил итә.

Шул уңайдан без район башкарма комитетының архив бүлеге башлыгы Елена Куликова белән әңгәмә кордык.

-Елена Владимировна, Зәйдә архив бүлеге кайчан оеша һәм аның бүгенге торышы ничек?
- 1973 елдан башлап архив бүлеге Татарстан АССР хезмәт ияләре халык депутатларының Зәй шәһәр Советы башкарма комитеты структур бүлекчәсе була. Ул 18 квадрат метр мәйдан били, 12 берәмлек даими саклау документлары булган бер фонд була.
Бүгенге көндә муниципаль район башкарма комитетының архив бүлеге 300 квадрат метр мәйданлы аерым бинада урнашкан, төп архив саклагычы 183 квадрат метр заманча күчмә стеллажлар белән җиһазландырылган. Саклана торган документларның күләме – 73 мең саклау берәмлеге (241 фонд). Архив составында 1935 елдан башлап 76872 берәмлек документ саклана, алар 252 фондка бүленгән. Идарә документларында - 26116 берәмлек, шәхси состав буенча - 49762 (98 фонд), шулай ук шәхси документлар - 55, фотодокументлар – 939 берәмлек, шуларның 38е – видеодокументлар.

- Биредә нинди документлар саклана?

- Хезмәткәрнең эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрен чагылдыра торган шәхси состав-архив документлары. Вакыты чикләнмәгән саклау документлары, алар гомер буе сакланырга тиеш. Вакытлыча саклау документлары билгеләнгән срокта юкка чыгарылырга тиеш.

- Сезгә кемнәр үзләренең документларын тапшыра ала?

- Документларны архивка бирү кыен түгел. Бары тик безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез, хезмәткәрләр архивка тапшыру өчен документларны дөрес рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.

-Архив хезмәткәренең эше нәрсәдән гыйбарәт?

- Архивчының эше игътибарлы булуны таләп итә. Әгәр документлар төгәл эшләнсә, кирәкле документларны табу авыр булмая-чак. Архив бүлеге эшенең иң кызыклы аспектларының берсе - архив документлары материаллары буенча алып барыла торган эзләнү эшчәнлеге. Район архивчылары эшчәнлекләре архив белешмәләре яки документлар күчермәләре бирү белән генә чикләми. Документаль материаллар нигезендә массакүләм мәгълүмат чараларында басмалар һәм хәбәрләр әзерлиләр, архив документларын кулланып күргәзмәләр, архив буенча экскурсияләр, семинарлар оештыралар, “Яшь архивчы мәктәбе” проекты кысаларында дәресләр үткәрәләр, шуның белән шәһәр һәм район мәктәпләре укучыларының туган як тарихына һәм үткәннәргә карата кызыксынуын арттырырга ярдәм итәләр.

Форсаттан файдаланып хезмәт ветераннарын, хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Аларга тырыш хезмәтләре өчен олы рәхмәтләремне җиткерәм. Вакытында архив бүлеге башлыклары булып эшләгән Флорида Әхмәтвәлиева, Лидия Антонова бихисап зур хезмәтләр башкарды. Алар безнең өчен һәрвакыт үрнәк хезмәткәрләр булып тора. Сәламәтлек, тыныч күк йөзе, җан тынычлыгы телим.

Фото архив бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев