Электрон сигаретлар – организм өчен куркыныч
Районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясендә сөйләшүләрнең төп темасы электрон сигаретлар зыяны хакында булды.
Белгечләр фикеренчә, электрон сигаретлар куркынычсызлык иллюзиясен тудыра һәм үпкәдә яман шеш китереп чыгарырга мөмкин.
“Мин еш кына яшь кешеләрнең мондый сигаретларны авыз тирәсендә тотып йөрүен күрәм, моны булдырмау өчен нәрсә эшләргә була?” – дигән сорау куйды комиссия әгъзалары алдына район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.
- Коронавирус инфекциясе белән көрәшү барган безнең чорда, вейплар һәм электрон сигарет куллану яшь кешеләр организмы ныклыгын тагын да какшата. Чөнки инфекцияне һәр кеше организмы инде кичерде, ә өстәмә стресслар төрле авырулар килеп чыгу ихтималын тагын да тирәнәйтә. Әгәрдә кеше үз организмын куркыныч астына куюын аңламый икән, монда безгә электрон сигаретлар белән сату итүчеләргә тәэсир итү мөһим. Зыянсыз, дип уйланылган суырып йөрү чаралары турыдан-туры үпкә һәм ирен яман шешенә китерергә бик мөмкин, - ди үзәк дәваханәнең табиб-наркологы Илфат Салихов.
Ул шулай ук үз чыгышында әти-әниләргә үз балаларының әлеге афәтне куллануын ачыклау өчен кайбер күрсәтмәләр дә бирде.
“Әгәр дә сез балагызда кисәк кенә кәеф үзгәрү мизгелләрен: бик тыныч булуын яисә нык агрессив чакларын күрәсез икән, бу борчылырга урын барлыгы турында сөйли. Электрон сигарет тартканда бит тиресе төсе агарып яисә көрәнләнеп китә, аннан баллы ис килә. Мондый очракта аптекадан наркотик матдә куллануны ачыклый торган тест алып тикшерергә була. Ул ачыкланган очракта кичекмәстән наркологка, психологка мөрәҗәгать итү бик кирәк”, - дип сөйләде ул.
Бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә табиб-наркологта исәптә 544 кеше тора. Шуларның 323е – хроник алкоголизм диагнозлы, наркоманнар – 57, шикле матдәләр куллану сәбәпле профилактик исәптә торучылар – 120 кеше.
“Законсыз наркотик матдәләр белән шөгыльләнүчеләргә көз “уңыш” җыю чоры, ягъни алар кырда үсүче наркотик матдәле үсемлекләрне җыялар. Шуңа да 8-18 сентябрьдә “Мәк-2024” операциясенең өченче этабы бара. Ике этап профилактик операция үткәрү нәтиҗәсендә безнең хезмәткәрләр өч авыл җирлеге территориясендә кыргый киндер үсүне ачыкладылар. Безгә бу мәсьәләдә авыл җирлекләре башлыкларының ярдәме бик кирәк, кайда шикле үсемлекләр үсүе турында хәбәр салуны сорыйбыз”, - диде район эчке эшләр бүлегенең полиция башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов.
Айгөл Яруллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев