Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Электр челтәре предприятиеләре өчен белгечләр әзерләүчеләр дә котлаулар кабул итте

Һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәрнең электр көчәнеше астында эшләргә өйрәтү үзәге белгечләре дә тәбрикләнде.

Биредә республиканың электр линияләрен төзекләндерүчеләре генә түгел, Россия һәм якын чит илләрдән килеп белем алалар. 

«Сез электр үткәргечләрне төзекләндерүдә заманча алымнарны гамәлгә кертүчеләр. Россиядә бердәнбер булган Зәйдәге югары электр көчәнеше астында эшләү ресурс үзәге эшчәнлеген, багланышларын җәелдерә бара. Әлеге үзәктә укулар узучыларга барлык шартлар тудырылып, теория белән практиканы бәйләп алып барылучы Европа стандартларында электр көчәнеше астында эшли алучы белгечләр әзерләнә. Гомумән алганда, белгечләр үзәктә курслар уза-уза югары көчәнеш астында эшли алучы көчле профессионал булып өлгерә. Ресурс үзәге эшчәнлеген чит илләр һәм Россия төбәкләре белән багланышта алып бара. Зәебез данын еракларга тараттыгыз, рәхмәт сезгә», — дип ассызыклады район башлыгы Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев