Элекке ирен кайтарам дип, 1506000 сум акчасыннан колак каккан
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә ике мошенниклык очрагы теркәлгән.
6 октябрьдә бүлеккә Зәйдә яшәүче 65 яшьлек ир-аттан гариза керә. Билгесез кеше аңа суд утырышындагы мәсьәләне хәл итәм дип хәбәр итә һәм әлеге ир-ат билгесез счетларга 80 мең сум акчасын күчерә.
8 октябрьдә Оренбург өлкәсендә яшәүче хатын-кыздан гариза теркәлә. Билгесез хатын-кыз 19 август – 18 сентябрь вакыт аралыгында магик хезмәтләр күрсәтү һәм элекке тормыш иптәшен кайтару сылтавы белән аның 1506000 мең сум акчасын урлаган. Гариза бирүче әлеге суммада акчаларны билгесез счетларга күчергән.
“Әлеге мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды, тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр полициядән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев