«Ел укытучысы – 2026» конкурсының зона этабында ике Зәй педагогы яхшы чыгыш ясадылар
Конкурс сынаулары Чаллыда узды.
20-21 гыйнварда Чаллыда «Ел укытучысы – 2026» Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Педагоглар һәм остазлар» федераль проекты кысаларында оештырылды.
Төбәк этабына чыгу хокукы өчен Татарстан Республикасының җиде районыннан: Зәй, Тукай, Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Азнакай, Сарман, шулай ук Чаллы шәһәреннән укытучылар көрәште. Ике көн дәвамында педагоглар «дәрес» һәм «педагогик интервью» конкурс сынауларында үзләренең талантларын һәм һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.
Зәй районыннан ике педагог: 6нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Алия Муллакаева һәм 2нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Назилә Морзаханова чыгыш ясады.
Катнашучыларның чыгышларына абруйлы жюри бәя бирде, аның составына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы экспертлары, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты белгечләре, шулай ук алдагы елларда «Ел укытучысы» конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар керде.
Зона этабы нәтиҗәләре февральдә билгеле булачак. Җиңүчеләр конкурсның төбәк этабында үз районнарын тәкъдим итү хокукына ия булачак.
«Ел укытучысы» конкурсы иң яхшыларны ачыклап кына калмый, ә инновацион тәҗрибә һәм алдынгы педагогик практикалар белән уртаклашу өчен мөһим мәйданчык та булып тора.
фотолар мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев