Ел башыннан Татарстан сулыкларында 31 кеше үлгән
Ел башыннан Татарстан сулыкларында 31 кешенең гомере өзелгән. Һәлак булганнар арасында өч бала да бар. Бу хакта коткару хезмәте хәбәр итә. Фаҗигаләрнең күпчелеге коену өчен махсус җиһазландырылмаган һәм рөхсәт ителмәгән урыннарда теркәлгән.
Республикада рәсми төстә 56 пляж исәпләнә, хәзерге көндә аларның 52се эшли. Шуңа да карамастан, кайбер районнарда куркынычсыз ял итү өчен шартлар әле дә җитәрлек түгел. Белгечләр бу хәлне судагы фаҗигаләрнең төп сәбәпләренең берсе дип атый.
Моннан тыш, соңгы айларда кече суднолар белән бәйле һәлакәтләр саны да арткан. Быел мондый 10 очрак теркәлгән, аларда җиде кеше вафат булган, ә тугыз кеше коткарылган. Коткаручылар билгеләгәнчә, фаҗигаләрнең төп сәбәпләре — куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу: исерек килеш судно идарә итү, коткару жилетларын кимәү, шулай ук идарә итү хокукы булмаган кешеләргә транспорт чараларын ышанып тапшыру.
Сапбордлар популярлык казанган саен, алар белән бәйле бәхетсезлекләр дә күбәйгән. Быел Татарстанда сапбордларда йөргәндә ике кеше һәлак булган. Коткаручылар бу хобби вакытында да саклык чараларын онытмаска, балалар исә аерым игътибар астында булырга тиеш дип кисәтә.
ГИМС хезмәткәрләре рейдлар уздырган. Тикшерүләр барышында кече суднолар белән идарә итү кагыйдәләрен бозган 554 кеше ачыкланган. Шулай ук 78 судно һәм гидроцикл штраф тукталышларына куелган.
Коткаручылар ата-аналарга балаларны су янына ялгыз җибәрмәскә киңәш итә. Барлык ял итүчеләргә исә бары тик махсус җиһазландырылган пляжларда гына коенуны тәкъдим итә. Белгечләр искәрткәнчә, судагы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү — фаҗигаләрне булдырмауның иң ышанычлы ысулы.
Чыганак: Татар-информ
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев