Ел башында 2,6 миллион россияле илнең тыюлыклы территорияләрендә ял итүне сайлаган
Илебезнең махсус сакланучы табигый территорияләрен үстерергә «Экологик иминлек» илкүләм проекты ярдәм итә.
Нәтиҗәдә милли паркларда һәм тыюлыкларда туристлар өчен җәлеп итү нокталары – визит-үзәкләр, урнашу урыннары, экологик маршрутлар һәм ял итү зоналары елдан-ел арта. Шулай итеп, сәяхәтчеләр әйләнә-тирә мохиткә зыян китермичә, уңайлылык белән ял итү мөмкинлеге ала. Шуның аркасында экотуристлар саны да арта: 2024 елда махсус сакланучы табигать территорияләренә 17,6 миллион кеше килгән булса, 2025 елда туристлар саны 22,5 миллионнан артып киткән. Россия Табигать министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2026 елның беренче ике аенда милли парклар һәм тыюлыклар 2,6 миллион кунак кабул иткән.
Илнең тыюлык территорияләрендә экологик туризмны популярлаштыру өчен «Илкүләм приоритетлар» автоном коммерцияле булмаган оешмасы Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы белән берлектә «Экологик иминлек» илкүләм проектының реклама кампаниясен башлап җибәрде. Язгы туристлык сезонында россиялеләрне экологик маршрутларга, табигатьнең беренчел матурлыгын күреп сокланырга чакыралар. Милли парклар һәм тыюлыклар буйлап сәяхәт иткәндә балаларның эчкерсез хисләре – шатлык, соклану, гаҗәпләнү җанлана.
Тыюлыклы территорияләр - ил байлыгы. Алар кешеләргә табигый ландшафтлар белән сокланырга гына түгел, ә табигатьне саклауга шәхси өлеш кертергә дә мөмкинлек бирә. Милли парклар экологик кыйммәтләр формалаштыру урынына әверелә. Биредә туристлар кыргый хайваннарны табигый яшәү тирәлегендә күзәтә, үсемлекләрнең сирәк төрләрен өйрәнә, фәнни эшчәнлек – хайваннарның югалып бара торган төрләрен мониторинглау һәм яклау белән таныша ала. Россиядә федераль әһәмияттәге барлыгы 342 махсус сакланучы табигый тирәлекләр бар. Туризм бары тик милли паркларның аерым зоналарында гына рөхсәт ителә. Саклана торган 240 млн гектар җирнең 6 млн гектары ачык, бу илнең төп экосистемаларын яклауны гарантияли.
Тыюлык территорияләренә рекреацион йөкләнеш һәм табигый комплексларның сакланышы арасында нәзберек тигезлекне сакларга «Экологик иминлек» илкүләм проекты ярдәм итә.
"Бүген дәүләт экологик туризмны үстерүгә зур игътибар бирә. Кешеләр Россия табигатенең Арктикадан алып Төньяк Кавказга кадәр, Ерак Көнчыгышның көньяк диңгезләре һәм урта полоса урманнарының төрлелеген, шул ук вакытта экосистемаларга зыян китермичә күрә алсын өчен барлык шартларны тудыра. Заманча туристлык инфраструктурасы булдырыла, барлык экологик таләпләргә җавап бирә торган паспортлаштырылган маршрутлар барлыкка килә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча милли паркларга туристлар агымы 28% ка арткан һәм 22,5 миллион кешегә җиткән. Шунысы мөһим: һәр килүче ниндидер яңа, үзенчәлекле нәрсәләрне ача, табигатьне, анда яшәүче җәнлекләр, үсемлекләрнең кыйммәтен тирәнрәк аңларга өйрәнә. Бу экотуризмның төп бурычларының берсе», – дип билгеләп үтте Россия Табигый ресурслар һәм экология министры Александр Козлов.
Экологик маршрутлар тулысынча яисә өлешчә тыюлык территорияләре буенча уза һәм туристларга табигый истәлекле урыннарга барырга мөмкинлек бирә, юнәлешне өстенлекләренә һәм физик әзерлегенә карап сайлый. Мәсәлән, сәяхәтчеләр «Кара җирләр» тыюлыгында тозлы алсу күлләрне күрә, Бурятия Республикасында Байкал нерпаларын күзәтә һәм «Красноярские столбы» милли паркындагы кыя башына менәргә мөмкин.
Кагыйдә буларак, һәр экомаршрут бер төбәк территориясе аша уза, ләкин алар арасында төбәкара булганнары да бар. Мәсәлән, Зур Урал сукмагының төп трегы биш төбәк аша уза – Свердловск, Чиләбе һәм Оренбург өлкәләре, Башкортостан Республикасы һәм Пермь крае.
Уңайлы экологик маршрутны Эко.путешествуем.рф сайтында табып була. Милли туристлык порталында Россиянең 64 төбәген колачлаган экологик маршрутлар турында 83 материал урнаштырылган инде.
фотолар район муниципаль сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев