Экологик турнирда Зәй укучылары да актив катнашты
Кичә — 18 сентябрьдә Түбән Кама шәһәрендә «Школьный кубок чистоты» дип исемләнгән экологик турнир узды. Анда Актаныш, Әгерҗе, Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Менделеевск, Чаллы, Тукай, Зәй шәһәр, районнарыннан 700дән артык мәктәп укучысы катнашты.
«Яшүсмерләр бер сәгать эчендә 598 капчыкка 4742 килограмм калдыкларны җыеп тутырдылар. Чүп-чар пластикларга, пыяла савытларга бүленеп җыйналды, әйләнә-тирәбез күпме чүптән арындырылды», — диләр оештыручылар.
Экологик турнир Беренчеләр хәрәкәте башлангычы белән «Чистые игры — Татарстан» командасы тарафыннан тормышка ашырыла. Өч этаптан торган турнирда иң яхшы мәктәп командасы ачыклана. Иң зур балл җыючы команда Айфон 14 телефонына ия булачак.
Ә әлегә Менделевскның «Атом» командасы иң күп чүп җыеп беренче урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев