Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

«ЭКОлидер» конкурсына гаризалар кабул итү 1 декабрьгә кадәр озайтылды

ТР Экология министрлыгы «ЭКОлидер» республика конкурсына эшләрне 1 декабрьгә кадәр кабул итә.

Конкурс инде 20 елдан артык үткәрелә һәм ул әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә иң мөһим проектларны табарга һәм якларга юнәлтелгән, бу исә «Экологик чисталык» милли проектының максатларына туры килә.

Табигатьне саклауда актив катнашучы мәгариф учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалар, эшмәкәрләр һәм битараф булмаган гражданнар, шулай ук журналистлар иң яхшы экологик проект исеме өчен ярышта катнаша ала.

Конкурс төркемнәре түбәндәгечә булачак:

«Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр»
«Җирле үзидарә органнары»
«Экологик белем бирү»
«Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар»
«Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар»
«Массакүләм мәгълүмат чаралары»
«Дәүләт контроле ( күзәтчелек)»

Эшләрегезне 1 декабрьгә кадәр Eco.pros@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә яки Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына, Казан шәһәре, Павлюхин ур., 75, каб. 108 (Экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнеш бүлеге) адресы буенча китерергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев