«Экояз-2023» бәйгесендә җиңүчеләр
Конкурс ел саен Татарстанда санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелә.
16 июньдә Зәйдә «Экояз-2023» республика конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр. Бүләкләүдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Вадим Митрофанов, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Розалия Архипова катнашты.
Зәй районы ел саен «Экояз-2023» республика конкурсында актив катнаша. Быел «Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә «Алтынчәч» бакчасы җиңүче булды. «Иң яхшы мәктәп» номинациясендә — 4нче мәктәп, "Иң яхшы гаилә«дә — Хрипуновлар гаиләсе, «Иң яхшы экоишегалды» номинациясендә «17 подъезд» торак милекчеләре ширкәте җиңде. Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.
— Ел саен без санитар-экологик икеайлыкта актив катнашабыз. Балалар һәм ата-аналар белән экологик тәрбия юнәлешендә бик күп эшлибез. Бездә еш тематик акцияләр һәм чаралар үткәрелә, — ди «Алтынчәч» балалар бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев