Эчке дөньясы да гүзәл булган Резеда
Аксар кызы Резеда Мозаффарова кечкенәдән үз алдына куйган максатларга ирешеп яши.
Медицина хезмәткәре булу да аның балачак хыялы була. Тырыш, максатчан кыз Түбән Кама медицина көллиятенә укырга керә. Бүген ул соңгы курста, хәзер диплом алды чоры.
Резеда кечке-нәдән җырларга, биергә ярата. Ә җырлау сәләте аңа әтисеннән күчкән. Зәйдә “Мирас” вокаль-хореография ансамбленә йөреп, сәләтен, кыюлыгын тагын да арттыра. Сабыр, тыйнак, эчке дөньясы гүзәл булган кызның тормыштагы девизы да:
“Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып,
Саф күңелле булып каласы иде”.
Ул үзен гүзәллек бәйгеләрендә сыный. Түбән Камада узган “Яз гүзәле”, “Түбән Кама гүзәле” бәйгеләрендә катнашып, номинацияләр буенча бүләкләнгән. Быел районыбызда “Сабантуй чибәре”ндә Резеда өченче урынны яулады. Хәзер ул “Питрау чибәре” район бәйгесендә катнашырга әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев