Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Дүрт-Мунчада өлкәннәр хәтер һәм игътибарны ныгытучы викторинада катнашты

Дүрт-Мунча мәдәният йортында өлкән яшьтәгеләр өчен «Ә йөрәктә яшьлек яши» дигән викторина оештырылды.

Чарада катнашучылар уенның биш туры сорауларына җавап бирделәр, җавап бирү вакыты чикләнгән иде. Викторина барышында әдәбият, рәсем сәнгате, музыка һәм илебез тарихы турында кызыклы фактларны искә төшерделәр. Интеллектуаль викторинада катнашу кызыклы вакыт уздыру гына түгел, хәтер һәм игътибарны ныгытучы күнегүләр дә булды.

“Актив озак яшәү - кешенең физик һәм эмоциональ сәламәтлеген дә, когнитив функцияләрне дә саклау. Чикләнгән вакыт эчендә дөрес җавапны искә төшерергә кирәк булган интеллектуаль викториналар - хәтерне, игътибарны һәм уңай хис-кичерешләр алуның яхшы ысулы”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев