Дүрт-Мунчада махсус акция
Дүрт-Мунча авыл җирлегендә «Барысы да җиңү өчен» акциясе оештырдылар.
Әлеге акцияне Дүрт-Мунча егетләре, туганнар Дмитрий Трофимов белән Ленар Гыйбадуллин оештырган. Аларга бу игелекле эшләрендә Дмитрийның әтисе Геннадий Егорович та ярдәм итә.
— Хәзер көзге уңышның мул чоры. Җирлек халкы егетләребез өчен тиз пешүче ашлар, боткалар әзерләүче волонтерларга яшелчәләр җыеп, аны Геннадий Егоровичка тапшыра, ә ул аларны Чаллыдагы «Без бергә» волонтерлар үзәгенә илтә, — ди Дүрт-Мунча мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова.
Дмитрий — Чаллының «Без бергә» волонтерлар үзәге администраторы. Әлеге волонтерлар бердәм команда булып, Татарстаннан мобилизацияләнүче һәм контракт буенча китүче хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыя һәм илтеп тә тапшыра. Бу көннәрдә дронга каршы коралга заказ биргәннәр, тиздән аны махсус хәрби операция зонасына җибәрәчәкләр. Хәрбиләргә ярдәме өчен Дмитрий Трофимовка хәрби часть командирларыннан Рәхмәт хатлары да килгән. Ул диңгез пехотасындагы егетләргә дә ярдәм итә. Чөнки үзе дә армия хезмәтен бу гаскәрләрдә Дагестанда үткән.
— Без — волонтерларның һәрберебезнең үз бурычы бар, әмма максат бер — барысы да җиңү, егетләребезнең исән-сау кайтуы өчен! — ди Дмитрий.
Аның үз шәхси фирмасы да бар. Шулай ук «Без бергә» волонтерлар үзәгендә дә зур эш башкара. Бу игелекле гамәлгә якыннарын, дусларын да тарта. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү белән бергә ул игелекле йөрәкле кешеләрдән торган команданы да берләштерә.
#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО #ВСЕСВОИТМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев