Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Дүрт-Мунча мәдәният хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар елы уңаеннан рәсемнәр күргәзмәсе оештырды

Балалар рәсемнәрендә безне яклаучы-саклаучы хәрбиләребезгә карата хөрмәтләрен күрсәттеләр.

 

 "Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар". 16 июльдә Дүрт-Мунча мәдәният йортында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы кысаларында шул исем астында рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.

“Чараның максаты балаларда сәнгать-иҗат сәләтләрен үстерү, ватанпәрвәрлек һәм үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү иде. Яшь рәссамнарның осталыгына сокландык: балалар рәсемнәрендә хәрби һөнәрләрнең, хәрби техниканың, җир өсте һәм һава транспортының төрлелеген чагылдырдылар, безне яклаучы-саклаучы хәрбиләребезгә карата хөрмәтләрен күрсәттеләр”, - ди авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Күргәзмәдә урын алган эшләр барысы да якты, күңелгә үтеп керә һәм иҗади, алардан җылылык, мәхәббәт һәм ихласлык бөркелә.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев