Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дүрт-Мунча җирлегендә хәрбиләргә тәмле ашлар әзерләү өчен акция үткәрделәр

1 — 16 ноябрьдә Дүрт-Мунча авыл җирлегендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга тиз пешә торган ашлар әзерләү өчен яшелчәләр, тозлы әйберләр җыю буенча акция узды.

Акциягә дүртмунчалылар белән бергә Кабан-Бастрык, Зичәбаш авыллары халкы да кушылды. Аны мәдәният хезмәткәрләре оештырды.

Хәрбиләр безнең хатын-кызларыбыз аларга әзерләп җибәргән ашларның бик тәмле һәм туклыклы булуын әйтәләр. Аларга ул өй ризыгы тәмен, туган як җылысын бирә.

— Авыр чакларда без бердәм булырга тиеш. Егетләребез безнең иминлегебезне саклыйлар. Без дә үз чиратыбызда аларны кайгыртырга тиеш. Җирлегебездә яшелчәләр җыю буенча акция дүртенче мәртәбә оештырылды. Без җыелган яшелчәләрне, тозлы, консервланган продукцияне Чаллының «Без бергә» волонтерлар үзәгенә тапшырдык. Илләр тынычлансын да егетләребез тизрәк туган якларга кайтсын иде дип телибез барыбыз да, — ди Дүрт-Мунча мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев