Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дүрт-Мунча яшәүче Хуҗиннар 64 ел тату, үрнәк гомер кичерәләр

Тормыш киңлекләрен иңләп, куйган максатларга ирешеп зур тормыш мәктәбен үткән өлкәннәр күп безнең районыбызда. Шундыйларның берсе – бу көннәрдә 90 яшен тутырган Дүрт-Мунча авылында гомер кичерүче Фәүзия Хуҗина.

Тормыш иптәше Миннегариф абый белән  бергә гомер итүләренә 64 ел. Уллары Назиф,  киленнәре Индира белән төп нигездә бүген  бәхетле картлык кичерәләр. Менә шундый дус, тату, ярдәмчел гаилә бөтен авылга үрнәк, балалары-оныкларының гына түгел, ә барлык якыннарының горурлыгы булып яши.

Миннегариф абый 1934 елның 6 мартында Сарман районы Шыгай авылында якты дөньяга килә. Әтиләре сугышка киткәч, бабалары үзләренә Дүрт-Мунча авылына яшәргә алып кайта (әнисе Дүрт-Мунча авылы кызы була). Фәүзия апа - Сарман районы Сарсаз Тәкермәнле авылы кызы. Шушы якларга урман кисәргә килгәч кавыштыра аларны язмышлары.

Икесе дә тугызынчы дистәләрен вакладылар. Әмма аларга бу яшьне биреп булмый әле. Икесе дә җитез, тынгысызлар, йөзләреннән елмаю китми. Ә бит тормыш юллары җиңел генә булмаган. Бүгенге тормышларына шатланып туя алмаган Хуҗиннарның сугыш елларына туры килгән балачагы-яшьлеге бер дә кызыгырлык булмаган.

Хуҗиннар гаиләсендә өч малай үскән.  Миннегариф абый гомер буе колхозда механизатор булып эшли. Ул гомеренең 40 елын яраткан хезмәтенә багышлый. Фәүзия апа колхозда бригада эшчесе була.

Бүгенге көндә улларының барысының да үз гаиләләре бар, әти-әниләре кебек матур итеп гомер итәләр. Миннегариф абый белән Фәүзия апа бик бәхетле әби белән бабай, хәзерге көндә 5 оныкларын, 7 оныкчыкларын сөяләр.

Фәүзия әбине олы юбилее белән  Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы  Радик Ситдыйков,  район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб  хезмәткәрләре өенә барып котлаы.  Юбилярга котлау сүзләре яңгырады һәм  аның хөрмәтенә матур җырлар  башкарылды.                              

 

Фотолар район мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев