Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дүрт буын туганнар очрашты

Аксар авылында Хуҗиәхмәт Шәфиев дәвамчылары очрашты, туганлык җепләре тагын да ныграк бәйләнде.

Әлеге очрашуда дүрт буын вәкиле, 50 кеше катнашкан. Аларның иң өлкәненә 73 яшь, ул — Әнисә Шәфиева. Иң кечкенәсе 6 яшьлек Адель булган.

«Туганнарыбыз, Аллага шөкер, бик күп. Бу очрашуда ирем яклап туганнар җыелдык», — ди җирле шагыйрә Әнисә Шәфиева.

Очрашу Әнисә Котдусовнаның үзе язган шигырен укуы белән башланып киткән:

«Бер күрешү — үзе бер гомер, дип,
Юкка әйтмәгәннәр бабайлар.
Бер күрешү өчен җыелды бүген
Бер оядан чыккан балалар».

Шәфиевларның дүрт буынында 80ләп кеше булса, очрашуга аларның 50се килә алган. Аларның барысы да Хуҗиәхмәт Шәфиевның дәвамчылары, Хуҗиәхмәт абый авылда данлыклы тимерче булган, тормыш иптәше Җәүһәр апа белән гаиләдә җиде бала тәрбияләп үстергәннәр: алар — Габденур, Җәннәт, Мөнәвир, Фирдәвес, Газинур, Миннеәхмәт, Дөррия. Кызганыч, ике уллары бу якты дөньяда юк инде.

«Гаилә — ул әни һәм әти, әби-бабай, балалар һәм оныкларның бердәм булып, бер-берсенә терәк һәм кирәк булып, гореф-гадәтләребезне саклап һәм дәвам итеп яшәве. Менә без дә дүрт буын бергә җыелып, искиткеч матур очрашу уздырдык. Очрашуны оештыру башлангычы белән ирле-хатынлы Кираметдин белән Дөррия чыкты. Очрашуда иң күп катнашучылар да алар булып чыкты — бәйрәмгә 15 кеше килде алардан», — ди Әнисә Котдусовна.

Озак еллар матур, үрнәк гаилә булып гомер итүче Җәннәт белән Мөнәвир Колчериннар — туганнарның матур бер бизәге. Нәселдәге яшь парларга исә олылардан бәхетле тормыш итү серләре дә әйтелгән.

Очрашу ерак бабалары, әбиләре турында хатирәләрне барлап, җылы мохиттә аралашып, җырлап-биеп, уеннар уйнап узган. Ел саен шулай очрашырга сүз куешып таралышкан туганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев