Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Дөньякүләм танылган чаңгычылар Зәйнең Симашев исемендәге спорт мәктәбендә булды

Бүген Симашев исемендәге спорт мәктәбе укучылары дөньякүләм танылган чаңгычылар Христина Мацокина һәм Полина Лобастова белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Россия чаңгы ярышлары федерациясе президиумы әгъзасы, тренер Эдуард Галеев катнашты.

Христина – тумышы белән Магаданнан. Ул күп балалы гаиләдә туып үскән. Христина Мацокинаны бөек чаңгычы Елена Вяльбе варисы дип йөртәләр. Алар икесе дә Магаданнан, шулай ук нәтиҗәгә омтылу һәм ахырга кадәр көрәшергә әзер булу охшашлыгы да бар аларда.

Полина Лобастова - Киров өлкәсеннән. 6-7 яшьтә чаңгы спорты белән шөгыльләнә башлаган. 
Христина белән Полина  кечкенә чаңгычылар кызыксынган  сорауларга җавап бирделәр. Очрашу җанлы, күңелле узды. 

Дөньякүләм танылган чаңгычылар белән очрашу алар күңелендә озак сакланачак. Очрашу ахырында спортсменнар балаларга үзләренең кул тамгасы белән открыткалар бүләк иттеләр,

бергәләп фотога төштеләр. Кечкенә чаңгычылаар исә, алардан калышмаска, спорт белән, чаңгы белән шөгыльләнергә сүз бирде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев