Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Диңгезче Миргалим Йосыф улы вафат

Зәйлеләр, республика халкы күренекле якташ, диңгезче Миргалим Миңнегуловның арабаздан китеп баруы сәбәпле якташларыбыз Хәнифә һәм Хатыйп Миңнегуловларның тирән кайгысын уртаклаша.

«Зур югалту кичердек. Бик авыр күңелгә. Абыем Миргалим мәңгелеккә арабыздан китеп барды», — әлеге кайгылы хәбәр якташыбыз, галим, филология фәннәре докторы Хатыйп абый Миңнегуловтан бүген иртән килеп иреште.

Якташыбыз, Севастополь шәһәрендә яшәүче, Новороссийский диңгезчеләр әзерләү Академиясенең Севастопольдәге филиалы укытучысы, күп кенә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан батыр йөрәкле капитан Миргалим Йосыф улы Миңнегуловның 12 ноябрьдә йөрәге тибүдән туктаган. Аны Севастопольнең мөселманнар зиратында җирлиләр.

Миргалим Йосыф улы 1935 елның 25 июнендә Зәй районы Апач авылында туган. Ул башлангыч белемне туган авылында ала, аннан соң күрше Федоровка мәктәбендә укый. 1949―1951 елларда Казанда һөнәр училищесында электр белән эретеп ябыштыручы белгечлеген үзләштерә. Шушы һөнәр буенча 7 ел дәвамында Таҗикстан ССРның Ленинабад өлкәсе Табошар поселогында уран җитештерү белән шөгыльләнүче хәрби заводта эшли. 1957―1961 елларда Совет Армиясендә танкист булып хезмәт итә.

Армия хезмәте аны үзенә бөтереп ала, ул 1961―1966 елларда ― Седов исемендәге Ростов диңгез училищесын бетерә һәм ун ел дәвамында төрле судноларда матрос, штурман, капитан ярдәмчесе булып хезмәт итә. 1980 елда исә Одесса диңгез флоты инженерлар әзерләү институтын, ә 1985 елда Новороссийск югары инженерлык диңгез училищесын тәмамлый.

1976―2004 елларда — ерак араларга йөзүче диңгез капитаны булып хезмәт итә. 80–220 кешедән торган экипажны җитәкли. Дөньяның барлык океаннарында, барлык диңгезләрендә диярлек йөзәргә туры килә аңа. Миргалим Миңнегулов КАР, Испания, Уругвай, Голландия, Йәмән, Греция, Италия, Чили һ. б. илләрдә вакытлыча яшәгән һәм эшләгән, чит илләрдәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Күп кенә чит ил телләрен камил белә.

2004―2010 елларда ― Севастопольдәге Диңгездә эзләү—коткару үзәге капитан-координаторы. 2006 елдан ― Адмирал Ф. Ф. Ушаков исемендәге Дәүләт диңгез университетының Севастополь шәһәрендәге филиалы Суднолар йөртү кафедрасы өлкән укытучысы. Ул маневр ясау һәм судно белән идарә итү, суднолар белән идарә итү фәннәреннән студентларга белем биргән.

Без якташыбыз Хатыйп Миңнегулов һәм районыбызның Апач авылында яшәүче РСФСРның атказанган укытучысы, ветеран педагог Хәнифә Миңнегулованың тирән кайгысын уртаклашабыз, авыр көннәрдә сабырлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев