Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Динә – Зәйнең якты йолдызы

Казанда фигуралы шуу буенча турнирның гран-при этабында якташыбыз Динә Хөснетдинова җиңү яулады. Бу – кызның олылар турнирында беренче гран-прие.

Фигуралы шуу белән кызыксынучы зәйлеләр бу көннәрдә якташыбыз Динә Хөснетдинова өчен ут йотып яшәде. Август аенда гына Этери Тутберидзе төркеменә күчкән Динә чиста көчле чыгышы белән барыбызны да сокландырды. Бу – без – зәйлеләр өчен зур горурлык! 

Динә ике өчле аксель һәм башка катлаулы элементларны кыска һәм ирекле программаларда уңышлы башкарды. Хөснетдинова ике программада 218,01 балл җыйды һәм бу аңа турнирның алтын медален яуларга ярдәм итте. Көмеш медаль яулаган Дарья Cадкованың баллы - 207,12. Динә көндәшләрен зур аерма белән узып китте.

Динә районыбызның Аксар авылында туган.  Ул 3,5 яшендә Зәйнең боз сараена фигуралы шуу түгәрәгенә йөри башлый.  Әти-әнисе аны бик хәрәкәтчән, шук, тиктормас бала булганга,  бозга бастырырга уйлый. Айнур абыйсы (әтисенең энесе) – хоккей буенча тренер күз-колак булыр дип уйлыйлар. 

  -Кызыбызның ныклап фигуралы шуу белән кызыксынып китүендә, уңышларында  Зәй “Яшьлек” спорт мәктәбендә аның белән шөгыльләнгән, бозга беренче адымнарын ясауда зур көч куйган тренер Юлия Коншинаның да өлеше зур. Казанда ул “Стрела” спорт мәктәбендә Надежда Заякина кул астында шөгыльләнде. Надежда Владимировна - шәкертләре белән  чын күңелен биреп, җиңүләргә рухландырып эшләүче остаз. Тренерларга рәхмәтебез зур, - ди Динәнең әнисе Резеда ханым. 

 Агымдагы елның августында фигуристка Этери Тутберидзе төркеменә күчте: бу карарны алар элекке тренеры белән бергә кабул иткәннәр.

- Тутберидзеда шөгыльләнү – Динәнең кечкенәдән зур хыялы иде. Казандагы  тренеры  Надежда Владимировна белән бергәләп шушы карарга килдек, Мәскәүгә күченү - бер, ә алу-алмаулары әле билгесез иде. Чөнки башта сынау вакыты булды. Алганнан соң бик сөендек. Тырышып-тырмашып шөгыльләнә хәзер Динә. Авырлыкларга бирешмәскә тырыша, ул чыныккан инде, - ди Резеда ханым.

Динә Магнитогорскида узган этапта өченче урынны алды һәм моның белән үзенең көчле фигурист булуын күрсәтте. Казандагы этапта кыз бозга чыгып басу белән комментаторлар аны “Тутберидзенең яңа яшерен коралы” дип атады. 
Динәгә 16 яшь. Аның фигуралы шуу буенча кумирлары -  Алинә Заһитова, Анна Щербакова. 

Кыз бүгенге көндә Мәскәүдә декабрь аенда узачак Россия чемпионатына әзерләнә. Аның белән әтисе Айдар бергә. Әтисе чаңгы спортын үз итә. 

Ә әнисе – татар теле укытучысы. Сеңлесе Ясминәгә – 9 яшь, ул акробатик рок-н-ролл белән шөгыльләнә. 

Туган ягы Аксарда Динә өчен ике әбисе җан ата. Һәм оныкларының уңышлары өчен шатланалар. Ә Динәнең иң зур хыялы, теләсә кайсы фигуристныкы кебек үк, Олимпия алтынын алу.

Динә турнир тәмамланганнан соң җанатарларны үз ана телендә сәламләве белән дә сокландырды.  
Без якташыбызга алга таба да зур уңышлар, Зәй данын еракларга таратуын телибез!

Фотолар Хөснетдиновларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев