Десантчы Айбулат Таҗиев: «Бездән башка беркем дә!»
Бүген Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Районыбызда да «десант» дигән горур исемне йөртүчеләр шактый.
Десантчы Айбулат Таҗиев 39 ел дәвамында тормыш юлыннан әнә шундый девиз белән атлый. Ул армия хезмәтен һава десанты гаскәрләрендә үткән.
Десантчылар армиядә дә, тыныч тормышта да теләсә нинди катлаулы хәлдән чыга беләләр, беркайчан югалып калмыйлар. Айбулат та кечкенәдән үк нәкъ шушы гаскәрләрдә хезмәт итәргә хыялланып үсә.
Армия хезмәтенә үзен яшьтән үк әзерли, спорт белән шөгыльләнә. Озын буйлы, нык бәдәнле, физик яктан таза, чыдам егет 1985 елда Амур өлкәсендәге унөченче десант-штурм бригадасына эләгә, анда ныклы солдат мәктәбен үтә.
Унөченче десант-штурм бригадасы Ерак Көнчыгыш округының үрнәк подразделениесе, аның вертолет полкы була. Янәшәдә Кытай белән чик урнашкан. Десант-штурм частьләренә шартлы дошманның иң якындагы тылына вертолетлардан төшеп, зур булмаган төркемнәр белән хәрәкәт итү йөкләнә. Шуңа күрә үтә кырыс шартларда, катлаулы климат шартларында, дошман тылында, төп көчләр ярдәменнән башка сугыша белү өчен солдатларны иң элек чыдамлыкка өйрәтәләр.
— Без Кытай чигендә хезмәт иттек. Безнең батальон аэродромны алырга һәм аны төп көчләр килгәнче тотарга тиеш иде. Бу бурычны үтәү өчен безне оста сугышчы булырга, характерыбызны һәм ихтыяр көчебезне ныгытырга өйрәттеләр. Безнең хезмәт шактый катлаулы булды. Без парашюттан сикергәннән соң, 40-50 чакрым марш-бросок белән үттек, — дип искә ала хезмәт елларын Айбулат Таҗиев.
Армиядә ул 25 тапкыр парашюттан сикергән. 2 августта — Һава десанты гаскәрләре көнендә Зәйнең десантчылары Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында очраша. Айбулат Әкрамович та ел саен бирегә килеп, һәйкәлгә чәчәкләр сала, һәлак булганнарны искә ала.
— Армиядә хезмәт итү, бигрәк тә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт барыннан да элек тәртипкә өйрәтә һәм малайлардан чын ир-егетләр ясый, —ди Айбулат Таҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев