Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Депутат Яңа ел теләкләрен үти

Зәйнең махсус хәрби операциядә катнашучылары һәм актив волонтерлар Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазыловка фронт өчен кирәкле техника алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Бу көннәрдә әлеге ярдәм алынган.

ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов Зәй хәрбиләренә автомобиль алырга булышты. Бу көннәрдә ул Зәйдә хәрби Михаил һәм волонтерлар белән машина өчен яңа шиннар комплектын тапшыру өчен очрашты. 

«Егетләр Зәйдәге депутат кабул итүе барышында автомобиль алу өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Акчаның бер өлешен алар җыйган иде инде. Халык фронты һәм „Ярдәм яңәшә!“ республика хәрәкәте белән бергә без кирәкле сумманы җыеп бетерә алдык. Егетләр УАЗ автомобиле сатып алганнар. Хәзер без аны яңа резина белән дә тәэмин итәргә булдык», — дип сөйләде Ринат Фазылов.

«Автомобиль алу өчен булышлык иткән барысына да — Зәй халкына һәм күрше шәһәрләрдә яшәүчеләргә, шулай ук Ринат Рафаэлевичка зур рәхмәт. Хәзер без хәрбиләребез ихтыяҗы өчен УАЗ машинасын әзерлибез, озакламый фронт сызыгына озатабыз», — дип рәхмәт белдерде волонтер Александр Прокофьев. 

Шул ук көнне Зәйдә Ринат Фазылов махсус хәрби операциядә һәлак булган ирнең шефлыкка алынган гаиләсендә булды. Ул хәрбинең ике улының Яңа ел теләген тормышка ашырды — балаларга компьютер бүләк итте. Депутат футбол белән шөгыльләнүче өлкән малайга «Рубин» командасы уенчыларының автографлары белән туп алып килгән иде. Бу яшь спортчыда зур хисләр уятты. Боларга өстәп Ринат Фазылов гаиләдә инде бизәлгән чыршы астында татлы бүләкләр дә калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев