Депутат газеталар бүләк итте
ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов социаль хезмәтләр алучыларга район басмаларын яздырды.
Басма матбугатка язылу дәвам итә. Бу көннәрдә «Зәй-информ» оешмасы хәйрия акциясе кысаларында социаль яклауга мохтаҗларны, өлкән яшьтәгеләрне район газеталары «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай»га яздырырга теләүчеләр өчен акция игълан итте. Традицион төстә әлеге мәрхәмәтлелек акциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов катнашты. Ул бертөркем физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне район басмаларына 2024 елның беренче яртысына яздырды.
«Газеталарны укып район яңалыклары белән танышып барырга теләүче һәркемгә мондый мөмкинлек тудырылырга тиеш. Шәхсән мондый хәйрия акциясендә даими төстә теләп катнашам», — диде депутат.

— Безнең «Радость» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә тернәкләндерү узучы физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр район газеталарын һәрчак сөнеп кабул итәләр, аларны бик теләп укыйлар. Николай Валерьевич һәрвакыт безнең үзәккә йөрүче социаль хезмәтләр алучыларга ярдәм итә. Газеталарны яздыруны оештыруга да без аңа бик рәхмәтле. Үзләренең чын күңелдән чыккан рәхмәт хисләрен физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә җиткерә үзенә, — ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев