Денис Ипатов бәйге җиңүчесе
Кичә Түбән Кама шәһәрендә төбәк телекомпанияләренең «Кама бриз» фестивале кысаларында иң-иңнәрне бүләкләү тантанасы үтте. Анда «Зәй-информ» ның телевидение иҗат төркеме бүләкләнүчеләр арасында булды.
Хезмәттәшебез Зәй телевидениесының телеоператоры Денис Ипатов "Искусство видеомонтажа" номинациясендә III дәрәҗә дипломга лаек булды. Тантаналы чарада диплом "Зәй-информ" җитәкчесе Александр Исаковка тапшырылды.
Хезмәттәшебезне зур җиңүе белән котлыйбыз! Денис Ипатов өченче тапкыр үткәрелүче бәйгедә икенче тапкыр бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев