«Демография» илкүләм проектын «Гаилә» проекты алыштыра
2025 елдан «Гаилә» дип аталган яңа илкүләм проект гамәлгә ашырыла.
Ул биш федераль проекттан тора: «Гаиләгә ярдәм итү», «Күпбалалы гаилә», «Ана һәм балачак чорын саклау», «Өлкән буын», «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы».
«Гаилә» илкүләм проекты 2024 елдагы «Демография» илкүләм проектының киңәйтелгән дәвамы булачак.
Яңа илкүләм проект буенча ана капиталын ел саен 1,7 млн гаилә ала алачак, бердәм пособиене — 9,6 млн кеше, гаилә ипотекасын — 1,5 млн балалы гаилә алырга хокуклы. Шулай ук балалар бакчаларын адреслы төзү дә дәвам итәчәк. Илкүләм проектта беренче тапкыр, туучылар саны буенча төбәк программаларына федераль ярдәм каралган, ә ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар гаилә салымы түләвен рәсмиләштерә ала.
Әлеге темалар 15 гыйнварда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында каралды.
Татарстанда гаиләләргә ярдәм системалы нигездә төзелгән һәм беренче чиратта дәүләтнең махсус ярдәме мохтаҗ гаиләләргә — аз керемле, күп балалы, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә юнәлдерелгән. Аерым алганда, 2024 елда балалы гаиләләргә ярдәм 32 млрд сум күләмендә башкарылган. Айлык түләүләрне 233,7 мең бала алды, аз керемле гаиләләрдән 2,2 мең яңа туган балага кирәкле комплектлар бирелде, 3 яшькә кадәрге 35,5 мең бала балалар туклануы белән тәэмин ителде, 121 мең гаиләгә балалар бакчасы өчен түләүнең бер өлеше компенсацияләде, даруларга түләү 3 яшькә кадәрге 6,2 мең сабыйга билгеләнде, 1,5 мең авыл хатын-кызы бала туганда 50 меңнән 100 мең сумга кадәр түләү алганнар. Моннан тыш, Социаль приютларда 1,4 мең бала тернәкләндерү узган, ә иртә ярдәм күрсәтү хезмәтләрен 5,2 мең бала алган.
Республикада 55,7 мең күп балалы гаилә яши, 2012 елдан аларның саны 2,3 мәртәбә арткан. Республиканың күп балалы гаиләләрендә 177,8 мең бала тәрбияләнә, бу һәр бишенче бала дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев