Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Давыдовлар хезмәт династиясе

Район предприятиеләрендә, җитештерү тармакларында гаилә династияләре белән эшләүчеләр шактый.

Энергетиклар шәһәре буларак, ГРЭСта әти-бабалары эшен дәвам  итүчеләр шактый.   

Бик матур күренеш бит, буыннар бер-берсен алыштыра.  Ата-аналар артыннан предприятиегә балалары, оныклары, оныкчык-лары килә.  Ә энергетиклар династиясе дигән мактаулы исемне йөртү – ул аерым миссия һәм җаваплылык. ГРЭСта хезмәт кую-чы Давыдовлар – әнә шундыйлардан.

Давыдовлар энергетиклар династиясенең башында Бөек Ватан сугышында катнашкан Александра Ефимова тора. 1922 елның 13 ноябрендә туган Александра Павловна ГРЭСта төтен суырткычларда һәм вентиляторларда моторист, ярдәмче җиһазлар буенча күзәтүче (обходчик), казан-турбина цехында машинист-күзәтүче  булып эшләгән. Энергетика тармагы  ветераны 2010 елның 10 августында вафат булган.

Ә аның кызы Елена Давыдова – Татарстанның  өлкән энергетигы, хезмәт ветераны, ГРЭСта 33 ел хезмәт куйган. Ул станциядә инженер, магнит һәм утратавыш контроле буенча дефектоскопист булып эшләгән.

Александра Павловнаның кияве Юрий Давыдов – Татарстанның  өлкән энергетигы, 25 ел гомерен  туган предприятиесенә багышлаган, слесарь, магнит һәм утратавыш контроле буенча дефектоскопист булып хезмәт куйган.
Елена Абрамовна һәм Юрий Михайловичның өлкән уллары Александр Давыдов исә ГРЭСта инфокоммуникацион технологияләр бүлеге башлыгы булып эшләгән. 2010 елдан Түбән Камада ТЭЦ-1дә эшли: мәгълүмат технологияләре, автоматлаштырылган идарә системалары һәм метрология буенча баш инженер урынбасары вазифасын башкара. Аның тормыш иптәше  Татьяна Давыдова 

ГРЭСта ягулык цехы инженеры булып 14 ел  эшләгән. 

Хәзерге вакытта ГРЭСта Давыдовлар династиясен Елена Абрамовна һәм Юрий Михайловичның кече уллары Николай Юрьевич дәвам итә. Ул   технологик процесслар белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары цехының 1нче төркеме җиһазларын ремонтлау буенча мастер булып хезмәт куя. Ә хезмәт юлын 1993 елда ягулык-транспорт цехында слесарь булып башлый, аннан технологик процесслар белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары цехында электрослесарь булып эшли, гомуми стажы – 26 ел. 

Аның хатыны Людмила Александровна – станциядә социаль үсеш төркеме белгече. 2000 елда үзәкләштерелгән ремонт цехында лифтер, аннан ГРЭС каршындагы «КамЭнергоРемонт» ҖЧШ идарәсендә хезмәт буенча техник, административ-хуҗалык бүлеге җитәкчесе сәркатибы вазифаларын башкара. 

Давыдовлар турында предприятие җитәкчелеге һәр буын вәкиле дә тырыш, нәтиҗәле хезмәтләре белән билгеле, дип ассызыклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев