Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Дәүләт Советы депутаты батыр уллар үстергән әниләргә, волонтерларга истәлекле чара оештырды

Бу көннәрдә Зәй волонтерлары, уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әниләр Әлмәтнең «Алсу» оек-оекбаш фабрикасында кунакта булдылар.

Очрашуга батыр уллар әниләре, Чыбыклы  һәм Поручик авыл җирлекләре волонтерлары ТР Дәүләт Советы депутаты, «СМП-Нефтегаз» АҖ генераль директоры Рияз Комаров оештырган матур кичәдә катнаштылар. Очрашу идеясе 2025 елның ноябрендә Әниләр көненә багышланган чараларда туган булган.

Кунаклар өчен фабрика буйлап  экскурсия үткәргәннәр, анда хатын-кызлар  җитештерү процессын күзәткәннәр. Иҗади мастер-классларда  оекбашлардан  розалар ясарга да өйрәткәннәр. Очрашу чәй өстәле артында гапләшү  белән тәмамланган.

 Рияз Комаров билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар уллары Ватанны саклаучы хатын-кызларга һәм тылда фронтка ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерү мөмкинлеге булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев