Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Дәүләт Думасы Telegramны блоклау ихтималын искәртте

Россия Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов Telegram мессенджерының террористик оешма дип танылып, блокланырга мөмкин булуын белдерде. Ул бу хакта «Абзац» басмасына биргән интервьюсында сөйләде дип яза Татар-информ.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, әлегә мессенджерны террористик дип тану очраклары булмаса да, моны киләчәктә инкарь итеп булмый. Әгәр Telegram үз эшчәнлеген дәвам итсә, блоклау чарасы кулланылырга мөмкин.

Хәтерләсәгез, Федераль иминлек хезмәте элек Telegram нигез салучы Павел Дуровны халыкара эзләүгә игълан иткән иде. Аңа карата читтән торып террорчылыкка ярдәм итү маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.

чыганак: Татар-информ

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев