Даими кисәтеп тору мөһим
Бүген Зәйнең Мирный бистәсендә урнашкан 5нче мәктәптә мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар катнашында “Терроризмга каршы көрәштә без бергә” темасына әңгәмә үткәрделәр.
Анда Беслан вакыйгасы да искә алынды. Начар ниятле адәмнәрнең яшьләрне вәхшилекләргә тартырга тырышулары турында да искәртелде. Укучылар сөйләшүләр барышында шикле әйберләр күргәндә ни эшләргә кирәклеген дә искә төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев