Чын укытучы юлы
Яңа уку елына санаулы көннәр калып бара. 25 августта Зәйдә укытучыларның август конференциясе узачак.
Конференциянең максаты – белем бирү нәтиҗәләрен күтәрү, барлык мәктәп укучыларына сыйфатлы белем алу мөмкинлекләрен тәэмин итү өчен карарлар һәм идеяләрнең актуаль спектрын күрсәтү, узган уку елына йомгак ясап, яңа уку елына бурычлар билгеләү.
Укытучыларның август конференциясе уңаеннан шәһәр-районыбызның тәҗрибәле укытучылары белән таныштырабыз.
Җәй айлары үтеп тә бара. Алда безне, әти-әниләрне, җитди эшләр, мәшәкатьле көннәр көтә. Мәктәп тормышы... Ул нинди булыр? Балабызга ул нинди яклары белән ачылыр? Сөендерерме ул аны, көендерерме? Әлбәттә, барысы булыр. Тик күңеле генә кайтмасын, теләп укысын!
Шуның өчен нинди мәктәпне сайларга?
– Нинди мәктәп тә ярый... Балага мөнәсәбәт кенә яхшы булсын, булган саулыгын югалтмыйча укырлык мөмкинлекләре генә булсын! Бүгенге көннең иң мөһиме, иң җитди проблемасы да шул, – диде 40 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран укытучы, каенанам Фәния Әгъзамова.
Шулай да кайсы мәктәпне сайларга соң? Мин бу сорауга озак уйланып тормадым, кызыбыз Айзиләне шәһәребезнең 4нче мәктәбенә бирергә карар кылдым. Беренчедән, ул шәһәребезнең үзәгендә урнашкан. Икенчедән, абыем да, мин үзем дә шушы мәктәптә төпле белем алып чыктык. Өченчедән, бу мәктәп тормышы миңа бик тә якын. Чөнки улым Илназ да шушы мәктәпкә быел сигезенче елын укырга бара. Биредә үзенең предметын югары дәрәҗәдә белгән, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаган, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтүче укытучылар эшли. Улыбыз мәктәпкә яратып, теләп йөри. “4” һәм “5”ле билгеләренә укый. Белеме төпле, ныклы дип уйлыйбыз. Аны укыткан укытучыларга рәхмәтле без.
Әле шунысы да бар, нинди мәктәп кенә түгел, нинди укытучыга да эләгәсең бит әле... Безгә бу яктан да бәхет елмайды. Кызыбыз тәҗрибәле, коллективта үз дәрәҗәсен яулаган шәхес, яраткан беренче укытучым Ольга Дәүләтшинага эләкте. Ул инде аның белән танышып та өлгерде. Ольга Вадимовна янына мәктәпкә әзерлек буенча оештырылган дәресләргә йөрде. Айзилә аңа беренче көннән гашыйк булды. Мәктәпкә барасы көнне түземсезлек белән көтә.
Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәч, кулымнан җитәкләп белем дөньясына алып кереп киткән олы җанлы, намуслы, гадел укытучымны бик еш искә төшерәм. “Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң – укытучы бул”, – дигән сүзләрне еш кабатлый иде ул. Шушы сүзләрнең дә миңа укытучы һөнәрен сайлауга тәэсире булгандыр. Һәрберебезгә шәхес итеп карады, кечкенә уңышларыбыз өчен дә мактап җибәрә иде, бездән бигрәк, үзе ныграк сөенде. Аның дәресләрендә шаян, шук балалар да тыныч кына утыралар иде. Җан җылысын жәлләмичә һәрберебезгә тормышта юл салырга ярдәм итте. Ә моның өчен аңа күпме көч, күпме сабырлык, фидакарьлек, күңел юмартлыгы кирәк булгандыр... Без укыганда сыйныфларда 25-30ар бала. Шукланучыларыбыз да булмаган түгелдер. Әмма шуңа да карамастан, укытучыбыз тавышын күтәрмәде. Без аның шелтәсен акыллы күз карашыннан, интонациясеннән үк аңлый идек.
Әнием дә Ольга Вадимовнаның иң беренче ата-аналар җые-лышында әйткән сүзләрен еш искә төшерә:
– Беренче сыйныфта укыту – иң авыры. Бик хәрәкәтчән бит алар, һич кенә тик тора белмиләр. Кабат-кабат өйрәтергә, аңлатырга бик зур сабырлык кирәк. Тормыш бездән сорап тормый, сынауларын өя генә тора. Шушы сынауларны чишә алу, авырлыкларны җиңү – безнең үзебездән тора. Өлкәннәр үрнәк күрсәтсә, балалар туры юлдан китәрләр. Сезнең белән бердәм булып, бергә аңлашып эшләсәк, балаларыбызны ил-көн алдында файдалы, кирәкле кешеләр итеп үстерә алырбыз.
Ольга Вадимовнаның ата-аналар белән белән беркайчан да низагка кергәне булмады.
Укытучы булырга теләгемне белгәч, ул миңа киңәшләрен бирде:
– Укытучы һөнәре бик зур җаваплылык сорый. Синең тырышлыгың алга таба укучыларыңда, аларның тормышка карашында, аларның алдагы язмышында чагылачак, – диде ул.
Алабуга педагогика институтын бетереп, эшли башлагач та, беренче очрашуда әйткән сүзләрен дә үземә девиз итеп алдым: “Балаларны ярат! Эшләгәндә күп кенә кыенлыклар да килеп чыга. Авырлыклар алдында коелып төшмә, оптимист бул!”
Ул – гади укытучы гына түгел, безне үз артыннан ияртеп баручы маяк, без – яшь педагоглар өчен чын остаз, киңәшче.
Тагын бер очрашуда әйткән акыллы киңәшенең эшемдә ярдәме тиде.
“Балаларны якын күрү өчен иң элек киң күңелле булу зарур. Һәркемнең тормышында борчулары була. Менә шуларны өйдә калдырып килә белү бик мөһим. Балалар, ата-аналар, хезмәттәшләрең белән аралашу эчкерсез булырга тиеш. Һәм, әлбәттә, сабырлык”, – диде ул миңа ихлас күңеленнән.
“Чын укытучы” исемен бик сирәкләр генә ала. Аның өчен балаларны ярату, җаныңны биреп эшләү, камиллеккә омтылу гына җитми, минемчә. Моның өчен тумыштан бирелә торган аерым бер талант кирәктер. 40 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, югары квалификация категорияле, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына лаек булган Ольга Вадимовна әнә шундыйлардан.
Альбина Әгъзамова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев