Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Чын балны ясалмадан ничек аерырга?

Бал сатып алганда ничек алданмаска һәм чын балны ясалмадан ничек аерырга?

Балны белгән, таныш умартачылардан алырга тырышыгыз.

Өлгергән бал куе, иртәрәк суыртылганы сыек була.

Чын бал, кабып карагач, тамакка утыра һәм әчкелтем тәм калдыра.

Балдан тәмле, үзенчәлекле хуш ис аңкырга тиеш. Иссез булуы балның сыйфатсыз икәнлеген күрсәтә.

Кәгазьгә, әйтик, газетага бераз гына бал тамызыгыз. Тамчы бик тиз җәелеп, кәгазьне юешләтсә, димәк, балда су күп. Әйбәт бал кәгазьне юешләтми.

Яисә балга бер кисәк икмәк салыгыз. Ул җебемәскә, ә, киресенчә, катыбрак китәргә тиеш. Икмәк җебемәсә, димәк, бал сыйфатлы.

Кашыктан кире төшергәндә, сыгылмаланып, тартылып ала.

Бал төсенә дә аптырарга кирәкми. Карабодайныкы – кара, юкә һәм донникныкы ачык төстә була. Ләкин чын юкә балы гына булмаска да мөмкин. Юкә белән чәчәк балы да кушыла ала.

Балга крахмал өстәп сату очраклары да бар. Аны гадәти йод ярдәмендә ачыкларга мөмкин. Әлеге ике матдә кушылганда, йод зәңгәр төскә керә.

Кышын бал сатып алырга килүчеләр арасында аптырап: “Бал сыек була бит”, – дип сораучылар да бар. Ул вакытта чын бал да куелана, төбенә утыра башлый.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев