Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чыбыклылар авыл хуҗалыгы буенча үзмәшгульлек эшчәнлегендә актив

Районда авыл җирлекләренә чыгып күчмә семинарлар үткәрү җәйге чордан соң кабат яңартылды. Бүген шундый эшлекле очрашу Чыбыклы авыл җирлегендә үтте. Анда районның барлык 22 авыл җирлеге башлыгы, район хакимияте вәкилләре җыелып агымдагы елның 9 ае эшчәнлеге буенча фикер алыштылар, Чыбыклы җирлегендә яшәүчеләрнең мәшгульлеге белән таныштылар.

- Авыл җирлекләренә чыгып кайсы урында нинди төр эшчәнлекнең алга киткәнен барлау, аны башка җирлекләргә дә күрсәтү традициясе булган күчмә семинар эшен җәйге вакыттан соң кабат башлап җибәрдек. Һәр авыл җирлегендә җәй көне үзарасалым буенча җитди эшләр барды, хәзер менә шуларга нәтиҗә ясар вакыт җитте. Моннан тыш, иң мөһиме авыл җирлекләрендә кешеләрнең мәшгульлеге, терлекчелек һәм бакчачылык белән шөгыльләнүчеләрне барлап, алар эшен үрнәк итеп күрсәтү максаты тора. Семинар барышында фермерлык  эшчәнлеген башларга теләүчеләргә ярдәм чараларын бәян итәбез, сораулары булучыларга ярдәм чаралары турында уйлыйбыз. Чыбыклы халкы исә хезмәт активлыгында яши, биредә барлык төр социаль объектлар эшли, “Зәй шикәре” агрофирмасының да әлеге территориядә урнашуы кешеләрне эшле итә. Монда мал асрап, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр дә бар, - диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Чыбыклы авыл җирлеге составына 3  торак пункт керә, алар - Чыбыклы,  Суык-Чишмә, Өмбия авыллары. 2023 елның 9 аена булган мәгълүматларга караганда, халык саны 610 кеше тәшкил итә.  

  -  Хәзерге вакытта 7 егетебез мобилизацияләнеп махсус хәрби  операциядә катнаша, шулай ук 3 егетебез контракт буенча хезмәт итәләр. Мобилизацияләнгән егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә авыл халкыннан акчалата, кием – салым, ризыклар белән ярдәм итеп торабыз. Аларга мәктәп, балалар бакчасы, китапханәдә токмач кисеп, кош теле пешереп, шәмнәр ясап әзерлибез, мәчет белән берлектә халыктан бәрәңге, суган, чөгендер, кишер җыеп 700 капчык әзерләдек, техникалар ремонтлау өчен ачкыч наборлары да юнәлттек, шул рәвешле даими төстә  гуманитар ярдәмдә катнашабыз, - ди авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин ил күләмендәге мөһим мәсьәләдә чыбыклыларның өлеш кертүенә тукталып.

Үзарасалым  авылларга зур ярдәм

     

 

Билгеле булганча, 2013 елда республика хөкүмәте авыл халкы өчен кирәкле булган үзара салымны 1 - 4 пропорциясендә финанслау турында карар кабул итте. Бу җирлекләрдәге  мөһим проблемаларны хәл итү өчен реаль мөмкинлек бирде. Чыбыклы авыл җирлегендә дә ул киң кулланылышта. Мәсәлән, 2022 елда җирлектә 186500 сум акча җыелган, нәтиҗәдә шул исәптән  бу ел дәвамында Чыбыклының  Советская урамында асфальт-бетон өслеген ямау эшләре башкарылган,  Тукай, Полевая урамнарына вак таш җәелгән. Суык-Чишмә авылында да урам юлын тәртипкә китерү башкарылган. Ә Өмбия авылында зиратка чүп контейнеры, белдерүләр тактасы куелган.  

“Авыл кешеләре үзарасалым программасы буенча җирлек өчен мөһим эшләр башкарылуын күрәләр һәм җыемга теләп кушылалар. Чөнки һәр ел саен авылның я юлларын, я зиратын, я башка эшләрне тәртипләү, җайга салу өчен бу бик яхшы мөмкинлек”, - ди Илфат Гадершин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев