Чыбыклыда уллары махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре тавыш бирде
Чыбыклы авылыннан уллары махсус хәрби операциядә катнашучы Гөлсинә һәм Гөлназ ханымнар, илләребез тыныч булсын, балаларыбыз исән-сау кайтсыннар, дип теләп сайлауларга үз гражданлык бурычыбызны үтәргә килдек, диләр.
Гөлсинә Гәрәеваның “Иман” позывноен йөртүче улы Ватан иминлеге сагына өлешчә мобилизация кысаларында баскан. Егет ике мәртәбә туган ягында ялда булып киткән.
-Бүген без киләчәгебезне сайлыйбыз, һәр кеше үз гражданлык позициясен күрсәтергә тиеш. Елларыбызның тыныч булып, улларыбызның исән-сау туган якларга җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләп килдем сайлауларга. Әниләрнең, балаларның күз яше җиргә таммасын, бары тик балаларның шат авазлары гына ишетелеп торсын, - ди Гөлсинә ханым.
Гөлсинә ханым гомер буе банк системасында эшләп лаеклы ялга чыккан. Алар гаиләсендә ике ул үскән. Балаларым, киленнәрем, оныкларым ял саен кайтып торалар, ди ул.
Гөлназ Фәсхетдинованың ике улы өлешчә мобилизация кысаларында Ватан иминлеген сакларга алынган. Аларның олысы 2022 елның 26 октябрендә, кечесе икенче көнне китте. Әлбәттә, әни кешегә ике улын да яу кырына озату җиңел булмагандыр. Алардан хәбәрләр көтеп, алар өчен борчылып яши ана. Кечесе яраланган, хәзер госпитальдә дәвалана.
-Безнең улларыбыз якты киләчәк өчен көрәшә. Без дә гражданлык бурычыбызны үтәргә һәм тавыш бирергә тиешбез дип саныйм. Сайлауларга бары бер теләк теләп килдем – ул да булса улларыбызның исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтулары, - ди Гөлназ ханым.
Чыбыклыда 1472нче сайлау участогы мәктәптә урнашкан. Авылның иң өлкән кешеләре – 95 яшьлек Фаимә апа Баһаветдинова белән Тәгъзимә Мөхәммәтҗанова иртән үк килеп үз тавышларын биргәннәр.

-Безнең участокта 359 кеше исемлек буенча сайлый. Аларның җидесе беренче мәртәбә сайлауларда катнаша. 18 яшьлек егетебез Нияз Миннекәев шулай ук иртән килеп үз тавышын бирде. Ә авылның иң өлкән әбиләрен балалары машина белән алып килде. Халык актив бездә, - ди сайлау участогы рәисе Мөнзилә Мурзина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев