Чыбыклы мәктәбе укучылары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясыйлар
Көзге салкын кичләр башлана, ә окоп шәмнәре ярдәмендә сугышчылар җылына, киемне киптергә һәм кыр шартларында су кайната ала.
Чыбыклы мәктәбе укучылары да махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен окоп шәме әзерли.
Окоп шәмнәре өчен парафинны волонтерларда алалар, банкаларны мәктәп коллективы авыл халкы белән бергәләшеп җыялар, ә укучылар хезмәт дәресләрендә һәм буш вакытларында окоп шәмнәре ясау белән мәшгуль.

Шулай ук укучылар хәрби абыйларына, җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләп, җылы эчтәлекле хатлар язалар. Хатларны Зәйдән китүче гуманитар ярдәм аша да җибәрәләр, авыл клубында маскировка челтәрләре үрүчеләргә сетка эченә төрү өчен дә алып киләләр.
«Бар теләгебез — хәрби абыйларыбыз җиңү белән туган якларга кайтсыннар. Бу окоп шәмнәре аларны җылытсын, туган якта аларны көтүләрен белдерсен. Без окоп шәмнәрен ясаганда шул теләкләрне телибез», – ди укучылар.
Фотолар мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев