Чыбыклы мәктәбе яшьармиячеләре өлкәннәрне котладылар
Өлкәннәр декадасы бара. Беркем дә игътибардан читтә калмаска тиеш.
Балалар, укучылар да бу көннәрдә өлкәннәрне хөрмәтләп, бәйрәм котлауларын җиткерә.
Чыбыклы мәктәбенең Газинур Гафиятуллин исемендәге яшьармиячеләре үз авыллары өлкәннәрен һәм маскировка челтәрләре үрүче апаларны бәйрәм белән котладылар.

Апалар яшьләрнең шулай үзләрен хөрмәтләүләренә күңелләре булды.
Мондый чаралар буыннар арасындагы элемтәне ныгытуга ярдәм итә һәм традицияләр дәвамлылыгының ачык үрнәге булып тора, яшьләр арасында өлкән кешеләргә хөрмәт һәм кайгырту тәрбияли.
Фотолар мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев