Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Чик сакчыларына һәйкәл

Иске һәйкәлне яңарту башлангычы белән районның «Чик сакчылары берлеге» хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запас чик сакчылары чыккан.

Сигез ел элек  чик сакчыларына куелган һәйкәл яраксыз хәлгә килгән, ярылып, буя-вы төссезләнгән. Һәйкәлне төзекләндерү өчен ветераннар һәм җирле халык күп тапкырлар ремонтка акча җыйган, әмма нәтиҗәдә  чыдам материаллардан яңа монумент төзү яхшырак булачак дигән карарга килгәннәр.

Яңа һәйкәлне куюда төп иганәчеләр – чик буе гаскәрләре ветераннары һәм аларның балалары. Активистлар аеруча Вагыйзь Гыйльмановка рәхмәтле. Аның абыйсы  чик буе отрядында хезмәт иткәндә һәлак булган. Узган ел ул 75 мең сум күчергән, ә моңа кадәр иске һәйкәлне төзекләндерүдә күп тапкырлар булышкан.

Шулай ук Аксар авылында яшәүче, әтиләре чик гаскәрләрендә хезмәт үткән Искәндәр Тәхаутдинов, Рушат Зиннәтов һәм Илназ Борһанов та зур ярдәм күрсәткән. 

Яңа һәйкәлне Чаллы архитекторы ясаячак. Һәйкәл бронзага патиналау эффекты белән пыяла пластиктан эшләнәчәк. Композиция ил чикләрен саклауның классик символы булган ил сакчысын эт белән сурәтли. Аста «Барлык буын чик сакчыларына хөрмәт һәм дан» дип язылачак.

“Бу һәйкәл илебез чик сакчыларына хөрмәт символы булачак. Яңа монументны чик сакчылары көнендә – 2025 елның 28 маенда ачу планлаштырыла”, – ди район чик сакчылары оешмасы җитәкчесе урынбасары Петр Князев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев