Чибәрләр, уңганнар – милләт йөзе
Район Сабантуеның тагын бер күркәм мизгеле — ул «Сабантуй гүзәле-2025» не ачыклау.Быел бу исемгә - Алевтина Кузьмина лаек булды.
Быел әлеге бәйгенең финалы 5 июнь көнне “Энергетик” Мәдәният сараенда үтте. Бәйгенең йомгаклау өлешендә ун районыбыз гүзәле милли бәйрәм чибәре титулы өчен көрәште. Алар – Резеда Мозафарова, Рамилә Асадова, Лилия Малинова, Алсу Хәйруллина, Анжелика Антонова, Лиана Габделхакова, Лиана Ягәфәрова, Гөлия Абзалова, Алевтина Кузьмина, Марина Солдаевалар.
Ә “Сабантуй гүзәле – 2025” не халыкка игълан итү нәкъ бәйрәм кызган вакытта булды. Ул - Иске Зәй кызы Алевтина Кузьмина.
Моннан тыш, тагын ике кызга икенче һәм өченче урыннар бирелде. Алар - Марина Солдаева һәм Резеда Мозафарова. Кызлар 30 һәм 40 мең сумлык сертификатларга ия булды. Ә төп гүзәлгә 60 мең сумлык диңгезгә юллама әзерләнгән иде. Аны сылу кызга район башлыгы Разиф Кәримов тантаналы төстә тапшырды. Калган кызлар да төрле номинацияләрдә бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев