Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чекларны мобиль кушымтада тикшерергә була

Товар сатып алудан яки түләүле хезмәттән файдаланудан касса чегы булырга тиеш.

Сатып алучы товар алганда акчаны сатучыга тапшыра, сатучы исә үз чиратында бу фактны барлык кирәкле мәгълүматлар язылган касса чегы белән раслый. Касса чегы алу сатып алучыга товар өчен түләгәнлек турында документ һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон буенча каралган гарантия дә булып тора.

Шуңа күрә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе гражданнарга «Россия Федераль салым хезмәтендә чекларны тикшерү» мобиль кушымтасын кулланырга һәм аның ярдәмендә касса чегын тикшерергә киңәш итә. Уңайлы һәм куллану җиңел булган мобиль кушымта гражданнарга барлык касса чекларын электрон рәвештә бер урында сакларга, электрон гаилә бюджетын алып барырга, шулай ук кирәк булганда әлеге кушымтадан социаль салым ташламасын раслау өчен электрон чекларны кулланырга ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, «Россия Федераль салым хезмәтендә чекларны тикшерү» мобиль кушымтасы кулланучыларга сатучының намуслылыгын тикшерү, кирәк булганда төрле хокук бозулар турында, мәсәлән, чек бирүдән баш тарту хакында хәбәр итү өчен дә уникаль мөмкинлек бирә. Сүз уңаеннан, электрон чек кәгазь чек белән бер үк юридик көчкә ия, әмма өстенлеге бар, ул югалтуга яки зыянга килүгә дучар булмый һәм кирәк булганда, товарны гарантия буенча кире кайтарганда сатып алуны раслау өчен һәрчак кул астында булачак.

Салым органнары сатып алу вакытында касса чегын бирмәүнең бер генә очрагын да игътибарсыз калдырмаска һәм «Россия Федераль салым хезмәтендә чекларны тикшерү» сервисын халык контроле механизмы буларак кулланырга чакыра. Ә чек яки анда дөрес булмаган мәгълүмат күрсәтелгән очракта, шикаятьне салым органнарына әлеге мобиль кушымта аша җибәрергә киңәш ителә. Бу намуссыз эшмәкәрләрнең эш-гамәлләрен тикшерү өчен нигез булып хезмәт итә ала.

Мәсәлән, агымдагы 2024 елда Татарстан Республикасы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, бизнес алып бару өчен тигез шартлар булдыру һәм керем күләмен контрольдә тоту максатыннан «җәмәгать туклануы» тармак проектын гамәлгә ашыру буенча чаралар яңартылды. Салым органнары белгечләре даими рәвештә контроль-касса техникасы аша тапшырыла торган мәгълүматны анализлый, ә бу бүгенге көндә 89 729 берәмлек контроль-касса техникасы. Онлайн-кассаларга күчкәннән бирле Татарстан Республикасы салым түләүчеләре тарафыннан 6 триллион 972 млрд сумлык чеклар рәсмиләштерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев